Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кадерле абыема!

Шагыйрь булсам, шигырь язар идем Сиңа атап, сиңа багышлап. Көйгә салган шигъри юлларны Туймас иде халык алкышлап. Абый дигән горур исемгә Тап төшерми яши бирәсең. Җылы назга, кадер-хөрмәткә Туганнарыңны да төрәсең. Син һәрьяктан үрнәк кеше булдың, Хыянәтләр кылмый яшәдең. Шуңа күрә тормыш юлларыңда Гаҗәп түгел күкрәп яшьнәвең. Гаҗәп түгел кешеләрнең...

Шагыйрь булсам, шигырь язар идем
Сиңа атап, сиңа багышлап.
Көйгә салган шигъри юлларны
Туймас иде халык алкышлап.
Абый дигән горур исемгә
Тап төшерми яши бирәсең.
Җылы назга, кадер-хөрмәткә
Туганнарыңны да төрәсең.
Син һәрьяктан үрнәк кеше булдың,
Хыянәтләр кылмый яшәдең.
Шуңа күрә тормыш юлларыңда
Гаҗәп түгел күкрәп яшьнәвең.
Гаҗәп түгел кешеләрнең сиңа
Адым саен рәхмәт әйтүе, -
Ак чәчәкле табиб язмышының
Игелекле, матур үтүе.
Гаҗәп түгел сиңа дигән ярның
Иң яхшысы туры килүе, -
Сөю-сәгадәтнең гаиләңә
Гомерлеккә диеп иңүе.
Гаҗәп түгел ике кызыңның
Бик бәхетле гаилә коруы, -
Оныкларыңны алып кочакка
Тормышыңның гөрләп торуы.
Кайгыртучан әти була белдең,
Тугърылыклы ир син гомергә.
Көчтән килсә әгәр алтыннардан
Һәйкәл кояр идем үзеңә.
Сизәсеңме абый, йөрәгемдә
Күпме рәхмәт сиңа карата.
Син булганга күрә генә хәзер
Тормышымда алсу таң ата.
Күзләремә тутырып карасаң,
Чиксез хөрмәтемне күрерсең.
Бу дөньяда сине бик яраткан
Сеңел икәнлекне белерсең.
Рәхәт яшә , абыем, борчу күрмә,
Бик бәхетле үтсен гомерең.
Сәламәт бул, һәрчак муллык килсен,
Боекмасын һич тә күңелең.
Картайтасы килми сине, абый,
Исем китми алтмыш сүзенә.
Яшьлегеңне кире кайтартып,
Бүләк итәр идем үзеңә.
Йөзләреңдә, атлап барышыңда
Яшьлек чалымнарың бар әле.
Картаям дип уйлый күрмә, берүк,
Тик яшьлектә генә кал әле.
Шәфкать тулы күңелеңә
Изге теләкләрне сал әле.
Изгелекнең савапларын күреп,
Бик бәхетле булып кал әле.

Миләүшә Мингатина
Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250