Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Канәгать калдык

Күптән түгел «Хыял» яшьләр үзәге, «Студентлар көне»нә багышлап, Норма һөнәр лицеенда бик күңелле кичә үткәрде.

Бәйрәм Балтач мәктәбе укучыларының бию коллективы һәм Альбина Дәминова башкаруында дәртле җыр-биюләр белән башланып китте. Кичәне кызыклы сораулар, күңелле уеннар белән Энҗе Сабирова алып барды. Безнең белән бергә укытучылар да уеннарда катнашты. Рәхәтләнеп күңел ачтык. Бәйрәм программасы да бик эчтәлекле, җанлы һәм үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Арабызда булган туган көн ияләрен дә истәлекле гомер бәйрәмнәре белән тәбрикләделәр. Һәр уенда катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә инде кичәнең икенче өлешендә яшьләрнең зарыгып көткән мизгелләре - көчле заманча музыка һәм төсле утлар астында дискотека оештырылды.
Бертөркем лицей укучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250