Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Карадуганда Муса Җәлил премиясе лауреатлары кунакта булды.

1976нчы елда музей ачылганнан бирле герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, аны искә алу хөрмәтенә Карадуган авылы күренекле шәхесләр кабул итә.

Музейны оештыручы, аның беренче директоры Бакый Зыятдинов инициативасы белән бу гамәл традицион рәвештә тормышка ашырылып килә. Элеккерәк елларда Муса Җәлилне якыннан күреп белгән шәхесләр, аның каләмдәшләре, туганнары килә иде, ә 1997нче елдан башлап, һәр ел саен биредә Муса Җәлил премиясе лауреатлары белән очрашулар үткәрелә.
25нче февраль көнне мәртәбәле бу чарага шагыйрь премиясе лауреатлары Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина, шагыйрьләрдән Рифат Сәлах, Ленар Шәех, Ринат Нуруллин килгән иде.
Музей һәм мәктәп коллективлары укучылар өчен иҗат әһелләре белән онытылмаслык очрашу оештырдылар. Укучылар да үз чиратында Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләп, җырлар башкарды. Музейдагы тамашаның азагында «Кызыл ромашка» штабына мәктәпнең иң лаеклы укучыларыннан яңа әгъзалар кабул итүнең тантаналы мизгелләре булды. Быел да аңа дүрт кеше өстәлде. Район мәктәпләреннән килгән балаларның күренекле Казан кунаклары белән очрашуы Карадуган мәдәният йортында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250