Карак кәҗә кыйссасы
Кәтүк Кәримәнең кырыкмаса-кырык кат кысыр калган карт кәҗәсе кичә кичкә кырын күрше карун Котбетдиннең коймасыннан кереп, кәбестәләрен кимергән. Котбетдин кәҗәне күреп, куарга килгән. Кизәнә-кизәнә куганда, курыккан кәҗә коймага кысылып калган.
Кәримә кәҗәсенең кыргыйларча кычкырып, койрыксыз килеш кайтып кергәнен күргәч. Култыгына каен күсәге кыстырып, күршесенә кереп киткән. Котбетдинне кычкырта-кычкырта кыйнаган:
- Кәҗәмнең койрыгын кискәнсең, кабәхәт карун. Койрыгын кая куйдың? Көн күрсәтмим, каргап катырам! Күрмәгәнеңне күрсәтәм!!!
Кара көйгән Котбетдин Кәримәдән көчкә качып котылгач, кәнсәләргә киткән. Кәримәне кеше кыйнаганга казаматка керткәннәр. Котбетдиннең кәҗә кыйнаганын кешеләр күрмәгәннәр - карун котылган. Кәримә капкан, кайталмый калган. Кырык көннән кайтып керсә, койрыксыз карт кәҗәсе кәкрәеп каткан. Кыргый киек кебек кырылган. Кәримә кайгыдан картайган. Караңгыда коймасыннан кереп, Котбетдиннең кәбестәләренә кәрәчин койган.
Күпме көннәр кичерсәләр дә күршеләр килешмәделәр. Күтүк Кәримә - кәҗәсез, карун Котбетдин кәбестәсез калды. Кеше көлдерделәр.
Гөлҗифар Зәкиева,
Түбән Субаш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев