Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кариле авылы кызы - Чулпан Габделганиева

Балтач районының Кариле авылында туган Чулпан Габделганиева дөньяга, кешеләргә, яшәешкә, язмышка карата күңелендәге хисләрен шигырьләрдә белдерә. Кешеләр белән аралашучан, күп нәрсә белән мавыгып, кызыксынып, тормышка оптимизм белән караучы әлеге кыз 1976 елның 17 апрелендә дөняга килә.

1993 елда тәмамлаган Норма урта мәктәбендә укыганда ук 16 яшьлек кызның йөрәгендә беренче шигьри юллар туа. Озакламый Чулпанның иҗат җимешләре район газетасы "Хезмәт" тә, аннан соң республика төрле матбугаты битләрендә басыла башлый. Шагыйрь кешенең иң зур хыялы, мөгаен беренче китабын бастырудадыр. Чулпаның бу теләге 2004 елда тормышка аша. "Йолдыз бүләк итәр идем" дип аталган әлеге җыентык аны тагын да иҗатка рухландыра һәм шуның нәтиҗәсендә 2006-2007 елларда "Бәхет үзе килде миңа", "Әниемә" исемле китапларын әзерләүгә һәм бастыруга этәргеч бирә. Балачактан ук кырыс язмышы алдында баш имичә, сабыр күңелле Чулпан, һәрнәсәне җаны, күңеле белән тирәннән тоемлый белуче каләм иясе. Туган авыл, туган төбәк, олы җанлы кешеләр, яшьлек, мәхәббәт, гомумән, һәр тарафтан матурлык күрергә, әнә шул матурлыкны башкаларга да күрсәтергә тырышкан шигьри җанлы Чулпан үз укучыларын тапты. 2012 елда "Мәхәббәтнең төсен эзлим" дигән янә өр-яңа җентык әзерләп чыгарды. Һәрберебезнең бәхетле яшәвебезне тели автор.
Бу дөньяны яратып килдем.
Бу дөньяны яратып килдем,
Гашыйк мин һәр нәрсәгә.
Тирә-юньнең матурлыгы
Көч бирә гел яшәргә.
Күңелемне бизәп тора
Туган ягым табигатем.
Әллә шуңа тормышымда
Тоям һәрчак уңышларны.
Яратып эндәшәм дус-туганыма,
Ярый сез бар диеп янымда.
Кайчакта якын булып китә
Сине үз итмәгән дошманың да.
Йөрәк назымны бирә алам
Кадерләп сөйгән ярыма.
Бары бәхет кенә тоеп
Без яшәргә хаклы гомер буена.
Юктан гына елмаеп йөрүемә
Башкалар сәерсенеп карыйдыр.
Гашыйк булып җирдә яшәү ул
Бик күпләргә килмидер.
Минем гашыйк булуымнан
Бар җиһан нурлы сыман.
Кошлар кебек канат кагынам,
Төнен йолдызлар булып янам.
Язлар кебек көзләремдә
Серле хисләрдә янамын.
Шушы җирдә яшәвемә,
Бәхетле итеп үземне тоямын.
Бу дөньяны яратып килдем
Ниләр көтсә дә язмышымны.
Ләкин бервакыт мин китәрмен
Барыбер яратып бу тормышны.
Туган ягымны сагынам.
Туган ягым дип сагынып кайтам,
Кайда гына йөрсәм дә.
Әнкәй кочагы кебек назлы
Искән җылы җилләре дә.
Үз итеп каршы ала
Киң кырлары,игеннәре.
Күңелдәге моң-сагышны
Тарата каеннарың.
Көч-күәт бирә күкләрдән
Канат кагып очкан кошлар да
Һәр көн кояш балкып чыга,
Өмет уятып ал таңнар да.
Тау чишмәсе йөрәгемә
Юл ярып челтерәп тора.
Үзе байлык,хәзинә ул
Куанып яшәү туган җирдә.
Йөрәгемнән шуңа китми
Ташый хисләр чишмәсе.
Туган ягым,изге җирем
Синнән килми китәсем.
Карилем минем.
Авылымның якты таңнары,
Табигатьнең гүзәлеге.
Моңлы җырларымны сезгә
Күңелдән ачып сөйлим әле.
Кушымта:
Карилем минем карилем,
Язгы чәчәкле илем.
Кемнәр генә кайтмый икән,
Сагынып туган җирен.
Җылы ямьле өйләренең,
Тәрәзәсеннән нур бөркелә.
Язгы гөрләвекләргә кушылып,
Кызлар шаярып көлә.
Бар гомерем синдә уза,
Шатлык-кайгылар белән.
Гел шулай балкып яшә авылым
Язын,көзләрең белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X