Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Карилем

Әй, Карилем! Газиз туган авылым, Киң тугайлы Шушма буйларым. Кайсы яктан чыгып китсәм дә мин, Тоташалар борма юлларым. Әй, син, авылым, Синдә биек таулар Тоташалар зәңгәр офыкка. Синдә үскән сабый балаларны, Охшаталар нәни кошчыкка. Газиз авылым! Синдә үстем мин дә, Еракларга китеп югалдым. Күңлем,җаным, тәнем белән синең Моңлы җырларыңа уралдым....

Әй, Карилем!
Газиз туган авылым,
Киң тугайлы Шушма буйларым.
Кайсы яктан чыгып китсәм дә мин,
Тоташалар борма юлларым.

Әй, син, авылым,
Синдә биек таулар
Тоташалар зәңгәр офыкка.
Синдә үскән сабый балаларны,
Охшаталар нәни кошчыкка.

Газиз авылым!
Синдә үстем мин дә,
Еракларга китеп югалдым.
Күңлем,җаным, тәнем белән синең
Моңлы җырларыңа уралдым.

Әй, Карилем!
Синдә ява карлар,
Ява кышның ап-ак карлары.
Истән чыкмый ямьле балачагым,
Уйнап үскән гүзәл кырларым.


Алмаз Әхмәтгалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250