«Карлыгач»ның «Непоседы»лары III дәрәҗәле лауреат
Бистәбезнең 3нче номерлы «Карлыгач» балалар бакчасында музыка җитәкчесе Елизавета Федорова җитәкчелегендә эшләп килүче "Непоседы" бию түгәрәгенең уңышлары Балтачыбызны куандырып тора.
Күптән түгел Кукмарада үткәрелгән «Созвездие -Йолдызлык» фестивалендә катнашып, "Непоседы" төркеме дипломга лаек булды. Ә 17 апрельдә Малмыж шәһәрендә төбәкара С.Б. Сахаров призына үткәрелгән "Созвездие" конкурсында әлеге төркемнең чыгышына бик зур бәя бирелеп, алар III дәрәҗәле лауреат исеменә лаек булды. Чын күңелдән әлеге уңышлары белән котлап, беренчесе һәм соңгысы булмасын иде дигән теләктә каласы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев