Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Көеккә кунакка кайтып, бәйрәмнән сокланып килдек, ди Казан кунагы

Кичә кечкенә генә Көек авылында Балаларны яклау көне уңаеннан бик матур чара үткәрелде.

Без үзебез Казанда торабыз, әниләргә кунакка кайткан җирдән шундый чара буласын белгәч, бармый кала алмадык һәм мин үземнең соклануымны сүзләр аша гына да җиткереп бетерә алмыйм. Көннең яңгырлы торуы да кәефләрне төшерергә сәбәп була алмады, чөнки китапханәчебез Зилә Ильязова балаларны төрледән-төрле конкурсларда катнаштырып кына торды.
Балаларның шат авазы клуб диварларын үтеп, урамга кадәр чыкты. Һәрбер балага истәлекле бүләкләр тапшырылды, сабыйлар ярата торган ризыклардан махсус табын да әзерләнгән иде. Һәм болар барысы да Зилә Рәисовнаның зур тырышлыгы белән эшләнгән.
Гомумән, ул авылыбызга килеп эшли башлаганнан бирле биредә нинди генә бәйрәмнәр үткәрелми, балалар белән уртак тел табып эшли белүче, аларны һәрчак кызыксындыра алучы Зилә Рәисовнага алдагы хезмәтендә дә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз. Калада гына түгел, ә кечкенә авылда да бәйрәмнәрне гөрләтеп була икән, бары тик чын күңелен биреп эшләүче генә булсын.
Олеся Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250