Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

КҮҢЕЛЕМ ШУНДЫЙ

Күңелем шундый: бу исәр димә - Кулда күрсәң кайчак каләм. Язын тудым, язда яшим, Серле хыял үзем белән. Хисләр булып түгелергә тора Шигъри чишмә агышы. Гел яңара илһам моңы, Күңелемдә кошлар тавышы. Бөреләнеп яфрак яра Уйлаган һәрбер уем. Шатлык-сагыштан тибрәлә Шигъри моң көйләп җаным. Кайчак көләм, елыйм да, Усалланам, яхшырам....

Күңелем шундый: бу исәр димә -
Кулда күрсәң кайчак каләм.
Язын тудым, язда яшим,
Серле хыял үзем белән.
Хисләр булып түгелергә тора
Шигъри чишмә агышы.
Гел яңара илһам моңы,
Күңелемдә кошлар тавышы.
Бөреләнеп яфрак яра
Уйлаган һәрбер уем.
Шатлык-сагыштан тибрәлә
Шигъри моң көйләп җаным.
Кайчак көләм, елыйм да,
Усалланам, яхшырам.
Язгы халәттә булсам да,
Язмышыма буйсынам.
Күңелем шундый, дустым. Исәр димә!
Гаепләмә шигъриятне.
Язмышны җиңеп яшәргә
Илһам бирә миңа көчне.
................................
Язлар килде күңелгә
Әллә ни булды күңелгә
Язлар килгән мәлендә...
Гөрләвек булып ташыды
Барлык уй-хисләрем дә.
Йөрәк кабат дөрләп янды
Язлар кайткач таңыма.
Кошларга кушылып моңайдым,
Шатлык тоеп җаныма.
Язлар белән син дә кайттың,
Тәүге сөюең белән.
Хыял канатым талпынды,
Серле күкләргә менәм.
Әллә ни булды күңелгә
Язлар килгән мәлендә...
............................
Көчсезлектән күземне йомып,
Күкрәгемне учыма кыскан чакта,
Өшегән җанымны җылытып,
Язмыш чәчләремне сыйпап куя.
Кырыс булса да салкын карашы,
Шулай кайчакта ул да мәрхәмәтле.
Сагыш-моңнарны таратып,
Күңелемдә уята өмет шатлыгын.
Кабат яшәү көчен тоеп,
Яшим язмышыма буйсынып...
...............................
Серле төн
Кер әле, төн, бүген күңелемә,
Яныйм әле серле дөньяңда.
Куып йөрим әле йолдызларны,
Үрелеп назлыймчы аеңны,
Бик еракта булса да...
Сагышларым көйли-көйли,
Адашыйм бер томаннарда.
Тып-тын калып тыңлыйм ярда,
Талда бер сандугач сайрый,
Ул да бит моңсулана...
Төн сулышы җанга үтә,
Шомлы да ул, тыныч, рәхәт тә...
Төнне озатып, таңны каршылыйм,
Серле хисләр урап йөрәккә -
Бу төнемә мин бик рәхмәтле!
Фото: http://www.litprichal.ru/work/68449/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250