Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күңелләре изгелектә

Ветеран укытучы, язучы Гөлчәчәк ханым Галиева райондашларыбызга таныш шәхес. Чөнки ул гасыр башында бастырып чыгарган тәүге китабын тәкъдир итүне иң әүвәле Балтач үзәк китапханәсендә оештырган иде.

«Тулгак» дип исемләнгән бу әсәр укучыларда зур кызыксыну уятты, кулдан-кулга йөреп укыла торган популяр китапларның берсенә әверелде. Әле берничә ел элек Гөлчәчәк Галиева «Газзәбану» романы язып куандырды. Автор бу әсәрдә тормышның бик каршылыклы, четерекле якларын ышандыргыч һәм оста итеп, сабыр-түзем, чын милли күркәм сыйфатларга ия булган татар хатын-кызларының бай күңел кичерешләрен, гаилә бөтенлеген саклап калудагы мөһим рольләрен куе җете хисләр куелыгы белән сурәтләгән иде.
Әле менә яңадан «табадан» гына төшкән затлы китабын Гөлчәчәк Галиева балтачлыларга күчтәнәч-бүләк итеп өлеш чыгарган. Үзәк китапханә, Карадуган мәктәбенә һәм музеена, якын танышларына, шул исәптән, миңа да килеп иреште бу затлы бүләк.
Гаилә дуслары буларак, өенә барып, хәл-әхвәлләрен белешеп, электән аралашып яшәгән ветеран укытучы Мәдинә апа Зыятдинова инде сиксән яшьтән узган язучының Шодадагы Мирхәйдәр Фәйзи музеена багышлап җибәргән ун мең сум акчасын да вакытында тапшыруны үзенең намус эше итеп саный. Кунырның аксакалы Хәмит Гәрәев ярдәме белән әманәтне җиренә җиткереп үтәүгә иреште, аларга Аллаһының рәхмәте булсын.
Кешедә сорау туарга мөмкин - ни өчен нәкъ менә Шода музеена? Хикмәт шунда: Гөлчәчәк Галиева республиканың элек искиткеч данлыклы булган компрессорлар заводы директоры Әхмәт Галиевның турылыклы җәмәгате, фикердәше. Алар яшьлектә Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» спектаклен сәхнәдә уйнап, бер-берсенә гашыйк булып гаилә корганнар, олы гаилә бәхетенә ирешкәннәр. Бу күренекле шәхесләрнең икесе дә күрше Арча районыннан булулары да балтачлыларны аерата якын күрүгә сәбәпче булгандыр.
Фото: http://www.liveinternet.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250