Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кенә авылы халкы мәдәният йортыныӊ җитешкәнен зарыгып көтә.

Республикада «Авыл клублары» программасы нигезендә һәр районда елга бер яӊа мәдәният учагы сафка басарга тиеш. Алдагы елларда бу бәхет Алан һәм Әтнә халкына елмайган иде. Инде менә өченче мәдәният йорты Карадуган авыл җирлеге Түбән Кенә авылында төзелеп килә.

Аны районныӊ ООО «Сельхозтехника» оешмасына төзергә тапшырылды. Башланган эш матур гына барса да, түбә ябуга килеп җиткәч, эшләр сүлпәнләнгән иде. Менә эшләр яӊадан матур гына башланып китте, шушы алган төзү темпын бу мөһим социаль объектны файдалануга тапшырганчы югалтмаска иде.
Рәсәй һәм Республика күләм мәшһүр артисткаларыбыз Җуаһирә Сәләхова, Римма Ибраһимовалар туып үскән бу төбәккә мәдәният учагы бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250