Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кенәбаш егетләрен армиягә олылап озаталар (+фото)

Кенәбаш китапханәсендә армиягә китүче егетләр өчен "Егетләр китә солдатка" дип исемләнгән кичә узды.

Кенәбаш авыл китапханәсендә балалар өчен дә, яшьләр һәм шулай ук өлкәннәр белән дә кичәләр узып тора. 16 апрель көнне китапханәдә клуб белән берлектә армиягә китүче егетләр өчен "Егетләр китә солдатка" дип исемләнгән кичә узды.
Авылыбыздан быел язгы чыгарылышта 3 егетебез - Гадел Фәткрахманов, Рәйхан Зыятдинов, Марат Гафуров армия сафларына китәчәк. Ә Шәрәфетдинов Рүзәл көзге чыгарылышта үзенең гражданлык бурычын үтәячәк.
Кичәдә егетләрнең дуслары, өлкән сыйныф укучылары, яшьләр катнашты. Бәйрәм матур теләкләр, төрле конкурслар белән үрелеп барды. Соңыннан армия сафларына китүче егетләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250