Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кичә Сәнгать мәктәбе укучылары тагын концерт куйды (+фоторепортаж)

Әле күптән түгел генә район сәнгать мәктәбендә укучылар тамашачыга гаҗәеп концерт номерлары тәкъдим итеп, сокландырганнар иде.

Ул кичне яшь талантларыбызның елдан-ел остара баруын, номерларның камил дәрәҗәдә башкарылуын күреп, залдагылар куанып кул чабып утырды. Ул алкышлар, әлбәттә, балаларның сәләтен үстерү өлкәсендә фидакарьләрчә эшләүче укытучыларга да иде.
Ә менә кичә Сәнгать мәктәбенең түләүле бүлегенә йөрүче балалар концерт куйды һәм алар да, чын артистлар кебек, залны үзенә генә каратып тотты. Тамашачы һәр номерны яратып кабул итте, алкышларга күмде. Күмәк башкарылган биюләр, куз явын алырлык киемнәр, төрле уен коралларында уйнаулар, җырлар...Тагын куйсалар, тагын тулы зал тамашачы җыярлык дәрәҗәдәге концерт булды ул. Моның өчен укытучылар белән әти-әниләргә "Афәрин!" диясе килә. Баласының таланты өстендә эшләүче әти-әни һәрчак хөрмәткә лаек.
Эльвира Әхмадуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X