Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кичер мине, әнкәй

«Кичер мине, әнкәй», исеменнән күренгәнчә, зур тәэсир итү көченә ия булган тойгылы әсәр. Язма вариантын укысаң - авторның осталыгына, спектаклен карасаң - артистларның башкару сәнгатенә карап сокланасың!..

Район мәдәният үзәгендә Норма һөнәр лицее коллективы тамашачы хөкеменә Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» драмасын тәкъдим итте. Әсәрне автор 1978нче елда ук иҗат иткән. Ә тормышта¬гы вакыйгалар, яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләр, әйтерсең лә, бүгенге көнне чагылдыра. Әсәрнең актуальлелеге, заманга аваздаш булуы һәм иң мөһиме, ана белән бала, гаилә әгъзалары арасындагы туганлык җепләренең бәйләнешен сурәтләү авторның зур табышы, казанышыдыр, мөгаен. Ул Ана ролен - Миңзифа образын чын йөрәге аша үткәреп бирә алган Гүзәл Низамова турында никадәрле мактау сүзләре тасвирласаң да аз булыр иде, чөнки Гүзәл ханым үзе дә әни кеше буларак һәр адымын, һәр сүзен шулкадәр үтемле итеп башкара, хәтта ки, тамашачы улы Миргаянны уйнаган Салаватны башка шәхес итеп түгел, ә нәкъ менә аерылгысыз, бербөтен төшенчә - Ана белән Бала итеп кабул иткәндер. Спектакль азагындагы «чыбыркы белән яру» вакыйгасы күңелләрне кузгатты. Миргаянның: «Менә минем анам кем. Минем анам - Миңзифа... Миңзифа минем туган анам булыр!», дигән сүзләре, бары тик күңел җылысын, назын кызганмый тәрбияләп үстергән кешенең генә чын лаеклы Ана булуын дәлилләүче сүзләр булып яңгырады.
Миргаянны гәүдәләндергән лицейның беренче курс укучысы Субаш егете Салават Гыйльмуллинның да үз ролен башкару осталыгы таң калдырды. Шулай ук Дилфүзә - Гөлшат Заһретдинова, Әбүбәкер - Нияз Шиһапов, Сәмидә - Гүзәл Гарипова, Гөлзирәк - Лилия Романова, Имаметдин - Фаил Фазлыев, Кирам - Илшат Шәрипов башкарган образлар да күңелләрдә озак сакланыр. Шунысы үзенчәлекле, спектакльдә уйнаган һәр ир-егет тә шушы лицейда башлангыч һөнәри белем алып, аннары бирегә кайтып, мастерлар булып хезмәт юлын башлаган шәхесләр.
Әсәрне сәхнәгә куюга, музыкаль бизәлеш бирүгә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Илфат Әсәдуллин белән тарих укытучысы Гүзәл Низамованың зур тырышлыгы кергән. «Кичер мине, әнкәй» әсәрен соңгы айларда гына да Кили, Норма, Салавыч, Сосна, Ор, Апаз (Арча районы) авыллары һәм бистә халкына тәкъдим итәргә өлгерделәр лицейлылар. Һәр җирдә олы бәягә һәм зур алкыш¬ларга ия булдылар алар.
Рәсемдә: спектакльдән күренеш. Рольләрдә Әбүбәкер - Нияз Шиһапов, Миңзифа - Гүзәл Низамова, Миргаян - Салават Гыйльмуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250