Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Китмим, китмим...

Пыжмара мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Ильвира Галимуллина иҗатыннан.

Китәм әле, ерак-еракларга,
Монда миңа берни калмаган.
Китәм әле, китәм чит җирләргә.
Тормыш монда минем бармаган.
Чит җирләрдә тормыш матур диләр
Дөрестерме ул, әллә ялганмы?
Чит җирләрдә эт тә батыр диләр,
Матурлыйлар ахры ялганны.
Ләкин китеп шушы туган җирдән
Кеше тыныч яши алырмы?!
Йөрәк җитәрме икән кабат
Өзәр өчен туган тамырны?
Юк шул, күңел бер дә тартмый минем
Туган җирдән аерылып китәргә.
Түзәрмен мин бары туган җирдә
Тормыш корган барлык киртәгә.
Юк, ышанмыйм бүтән гайбәт сүзгә
Үз аңымны үзем томалап.
Китә алмам синнән беркая да,
"Китмим, китмим" - кабатлыйм кабат.
Фото: http://statusi3.ru/statusy-pro-poeziyu/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250