Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Клубы юк. Бәйрәм бар... (+фото)

Кайсы авыл турында сүз бара икән дисезме? Әлбәттә, Пүскән турында. Өлкәннәр бәйрәме җитүен зур түземсезлек белән көтте алар.

Башка авыллар кебек гөрләп торган клублары юк. Ә бәйрәм итәсе килә! Чөнки Пүскәндә элек-электән җыр-моң, бәйрәм яратучы халык яши. Бу юлы да аптырап калмадылар: элеккеге мәктәп бинасының сыйныф бүлмәсен алдан барып җыештырдылар апалар. "Бөкрәеп идән юдык әле, яшь чаклар искә төште, әй, күңелле дә булды соң",- дип тыйнак кына көлешәләр үзләре.

Тимирязев исемендәге Җаваплылыгы Чикләнгән Җәмгыять, "Раил" кибетләр челтәре җитәкчесе Гөлфия апа Нәсыйхова, авылдашлары Азат Ганиев өлкәннәрнең бәйрәмнәрен ямьләндереп иганәчелек иткән. "Гөлфия Нәсыйховага бигрәк тә рәхмәтле без, бер генә гозеребезне дә тыңламый калмый",- диләр.

Хатын-кызларга булышу йөзеннән Габдерәүф абый Сәләхов та җан-фәрманга чабып йөрде ул көнне. Рәзилә апа Заһидуллина, Фәүзия апа Нәбиева өйләрендә бик тәмле итеп ризык әзерләгәннәр. Ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлар да җыелгач, бүлмә бөтенләй ямьләнде. Үзешчән авылдашлары Фәнис Гарифуллин, Айдар Фәйзрахмановның матур җырларын тыңлагач, түзмәделәр, Рафис һәм Габделбари абыйлар үзләре дә җыр суздылар.

Кили мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Норма мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәлиф Галиев катнашында искиткеч матур бәйрәм узды Пүскәннең иске мәктәп бинасында. Кырыкка якын өлкән кеше бер-берсе белән аралашып, уеннарда катнашып күңел ачты биредә.

Әлеге бәйрәмне оештыруның башында Халисә апа Гыйльмуллина тора. Аның иганәчеләр белән сөйләшүе, һәр эшне җентекләп уйлап башкаруы нәтиҗәсендә менә нинди күңелле бәйрәм булды. Бәйрәмгә килгән җитәкчеләр - Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Наил улы Шәрипҗанов, Тимирязев исемендәге ҖЧҖ экономисты Салават Фәрит улы Гирфанов, Пүскән авылы депутаты Сәйдәш Мәгъсүм улы Исрафилов өлкәннәрнең гозерләрен тыңладылар.

"Эх, шушылай җыелып утырырга бер бина булса, бәйрәмнәрдә очрашыр идек, балалар да клуб күрми үсә бит"'- диделәр өлкәннәр. Ә зарлары бик урынлы. Шушы үтенечләрен ишетеп, тилмереп яшәгән авылга ярдәмгә килүләрен өмет итеп яши алар. Юк, хан сарае сорамый пүскәнлеләр. "Шушы мәктәп бинасын гына ремонтласалар да, бик шатланыр идек",- диләр. Чыннан да, кечкенә авылның зур шатлыгы булыр иде ул.

Халидә Гарифуллина,

Кили мәдәният йорты директоры.

Халида

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне