Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Константинга ярдәм йөзеннән оештырылган спектакльдә тиешле сумма җыелган

1 апрель көнне мәдәният үзәгендә район Халык театры "Кызлар килгән авылга" (режиссеры Раннур Әүхәдиев) комедиясен күрсәтте.

Әлеге хәйрия спектакле Кургем авылында яшәүче мөмкинлеге чикле 11 яшьлек Константин Петровка ярдәм итү йөзеннән оештырылды. Билет сатудан кергән һәм махсус тартмага җыелган сумма аңа тренажёр сатып алу өчен тотылачак. Константин спорт белән шөгыльләнә. Ул тиздән республикада уза торган бочча ярышларында катнашачак. Уңышлар юлдаш булсын аңа!

Башкаларның хәсрәтенә битараф булмаган, ярдәм кулы сузарга әзер торган, олы йөрәкле райондашларыбызның күп булуы сөендерде. Залда бер буш урын да калмаган иде, хәтта урындыкларга утырып, басып та карадылар. Спектакль искиткеч булды! Шыгрым тулы зал каршында Костяның әнисе Светлана Петрова күз яшьләре аша ихластан рәхмәтен белдерде.

Бу ярдәмне оештыруда район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренең һәм "Волонтёр" иреклеләр үзәгенең өлеше зур булды. Ә иң олы хөрмәткә Халык театры артистлары Гадения Зәкиева, Раннур Әүхәдиев, Ирек Хәкимуллин, Алмаз Насыйбуллин, Ильмира Кузьмина, Ленара Гәрафетдинова, Римма Гарәпшина, Ләйсән Шакирова лаек булды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250