Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кояш безгә көлеп карады

Галиҗанәп шагыйрь һәм шагыйрәләрне, прозаик һәм драматургларны Балтачыбыз кичә балкып каршы алды, көне буе кояш көлде, болытлар да ерак йөрде, хәтта салкын җил дә аларны Балтачыбыз күгенә куып китерә алмады. Чөнки кылган гамәлләребез изгелектә шул, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үттек.

Мөхтәрәм кунакларыбыз районыбызга иртәнге якта килеп төште, район башлыгы Рамил Нотфуллинның эш кабинетында җылы атмосфера хозурында рәхәт бер сөйләшүдән соң, Сосна Пүчинкәсенә юл алдылар. Анда елдагыча шгыйрьнең әнисе Бибимәмдүдә каберен зыярат кылдылар, Субаш мәктәбендә булганнан соң, кабаттан район үзәгенә кузгалдылар. Бәйрәм "Балтач" үзәк ял итү паркында дәвам итте. Әлеге чараның тантаналы өлешен биредә оештыру Тукай иҗатын, шигъриятне сөюче һәркемгә тамаша кылу мөмкинлеге бирде.

Паркка килеп керүгә үк Тукайның "Кәҗә белән сарыгы" тамаша оештырып ята иде инде. Кунакларыбыз килүгә ясле- бакча балалары матур, килешле татар киемнәреннән, борынгы чиккән сөлгеләрдән бию башкардылар. Аннан игътибарны сәхнә җәлеп итте, анда мәдәният хезмәткәрләре шагыйрь Габдулла Тукай һәм аның әкият геройлары образларына кереп, инсценировка куйды. Шагыйрьнең 130 еллыгына багышлап оештырылган конкурста катнашып җиңгән нәфис сүз состалары - Балтачтан Әмир Исрафилов, Балтачта Диләрә Муллагалиева, Бөрбаштан Кәрим Газизуллин бүләкләнде, Смәелдән Зилә Нәбиева Яңгулдан Сәлимә Габделхакова бүләкләнде. Иң күп китап укучы Борнактан Рифнур Хәбибуллин, иң күп газета-журнал укучы Яңгул мәктәбеннән Гөлназ Әшрәфҗанова икән. Шулай ук биредә рәсем конкурсларында, республика бәйгеләрендә катнашып җиңү яулаган балаларның да исемнәре яңгырады, аларга бүләкләр тапшырылды.

Зарыгып көткән кадерле минутлар да якынлашты. Сүз иҗат әһелләренә бирелде. Бистәгә шигъри аһәң таралды. Әле кичә генә язылган әсәрләр күңелләрдә урын ала, инде ишетелгәннәре җырдай яңара. Иң соңгы сүз Бибимәмдүдә әсәрен язган Марат Әмирхановка бирелә." Тукаебызны дөньяга тудырган Бибимәмдүдә образы әсәрләрдә өстән-өстән генә әйтелеп китә иде, әмма мин аны тулысынча яктырта алуга ирештем.

Миннән соң да әлеге образлар өстендә эшләүчеләр булыр, тик менә сез, балтачлылар, Тукайның әнисен оныта күрмәгез, Бибимәмдүдәне саклагыз", диде ул парк буйлап сибелгән яшь буынга өметле караш ташлап. Иҗат диңгезенә фатиха бирүче башкала кунаклары - Галзадә Бәйрәмовага, Госман Гозәеровка, Рифат Корбановка, Фәйрүзә Мөслимовага, Гәрәй Рәхимгә, Рифат Сәлаховка, Флера Тархановага, Йолдыз Шәраповага, Эльмира Шәрифуллинага, Равил Гозәеровка, Рәдиф Сәгъдигә, Хәнәфи Бәдыгиевка, Ринат Нуруллинга Тукаебыз иҗатына гашыйк, сәләтле яшь буын вәкилләрен күрсәтә алдык, чөнки беләбез, һәр иҗат кешесе үзеннән соң килүче буын белән кызыксына, ә балалар исә язучы-шагыйрьләрне якыннан күрә алды. Яшь тамашачы бүген тыныч кына тыңлап утыра алмаса, яши-яши алар мондый очрашуларның нинди зур рухи кыйммәткә ия икәнлеген аңлаячак.

Бәйрәмне бакча балалары "И Туган тел" җырының көенә бию белән башлаган булсалар, соңыннан исә һәркем басып әлеге җырны башкарды. Бу җыр Тукаебыз сөйгән ана телебезнең, татар телебезнең, барлык татар дөньясының сихри көчкә ия милли гимны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250