Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Көшкәтбашлыларның искә алыр яшьлекләре бар (+фоторепортаж)

15 апрель көнне Көшкәтбаш мәдәният йортында үткәрелгән кичә тамашачы күңеленә бик хуш килде.

Очрашуга килгән сәхнә ветераннары "Элеккеге һәм хәзерге мәдәният арасында аерма бармы, яшь чакларыгызны сагынасызмы?" дигән сорауга җавап эзләде. Иң беренче сәхнәгә күтәрелгән Гөлсимә апа Шәйхетдинова "Безнең яшьлек чабаталы, кычытканлы, әтисез, бетле булды. Ашарга юк, кияргә юк... Без хәзерге яшьләр кебек машина маркасы чагыштырып сөйләшмәдек, ә кемнең чабатасы ничә юкәдән үрелгән шуны сөйләшә идек. Иң матуры сигездән үргәне була иде. Ә без үзебезгә үзебез үреп кидек. Концерт, спектакльләрдә катнаштык. Кемнең өстенә кияргә матур күлмәге бар, спектакльдә төп роль шуныкы. Миңа гел я юләр, я малай, я иң күп теләсә-нәрсә сөйләшүче рольләр генә эләкте.Тик шулай да безнең яшь чак шулкадәр күңелле узды, зарланмадык, барлык кайгы-хәсрәтне җыр белән бастык. Хәзерге яшьләр ялкаурак. Кич белән өйләреннән чыгарга куркып яталар. Бөтен кешенең кулында замана афәте телефон, бар да шуңа багынган.Алар өчен мәдәният шунда кебек. Сагынам мин яшьлегемне... Нинди булса да... Әле дә картаерга исәп юк бит менә. Бу дөньяда җырлап-биеп яшәргә, ялкауланмаска, тормышны яратырга кирәк.", -дип тамашачыларга яттан шигырь сөйләп, җырын бүләк итеп кереп китте ул.
Аның артыннан сәхнәгә сеңлесе Гөлсама апа Габделхакова менде. Ул яшьлегенең һәр мизгеле кадерле булуын сагынып искә алды. "Без бик яшьләй эшләп үстек, өстебезгә күлмәк алу өчен урман кистек. Күлмәкне елына бер мәртәбә, Сабан туена гына алдык, аякта чабата булды. Эштән кайтышлый да клубка кереп пыр туздырыр биеп чыга идек. Тормыш авыр булса да сәхнәләрдән төшмәдек", - диде ул да. Гөлсама апа да тамашачыга үзенең матур җырларын бүләк итте. Аны дәвам итеп, ике оныкчыгы да бик матур җырлар башкардылар. Монда да аның кулы сизелеп тора. Кызларына җырларны ул сайлашкан, ул өйрәткән. Афәрин дими ни дисең!
Сәхнәгә кояш кебек балкып Фәридә апа Сибәгатуллина чыкты. "Кияүгә чыкканнан бирле балалар карыйм, башта үземнекеләр, хәзер балаларныкын карашам. Шуңа күрә авырырга да, картаерга да вакытым юк. Әле ярый шул балалар бар. Алар мине, мин аларны җитәкләп йөреп ятыш. Бераз каушасам да сәхнәне яратам мин, гомер буе җырлап яшәдем", - дип хисләре белән уртаклашты ул. Дөрестән дә Фәридә апа кебек булып булмый. Бар җиргә дә җитешә, һәрчак кәефе көр, ул булган җирдә уен-көлке, җыр-бию.
Сәхнәдә бер-бер артлы җырчыларыбыз, биючеләребез алмашынып кына торды. Тамашачы күп булмаса да алкышны кызганмады. Җырчыларыбыз сафына егетләребез Илфат белән Зөлфәтнең кушылуына да сөенеп бетә алмыйбыз. Табаныннан ут чыгарып биюче кызларыбыз да, нәфис сүз осталарыбыз да бар. Алай ук ялкау түгел бит инде без, Гөлсимә апа. Тырышабыз бит инде.
Әлеге кичәне оештырган клуб мөдире Гүзәлия Хәсәновага, барлык егет-кызларыбызга, алкышлаган тамашачыга зур рәхмәт, дип хәбәр итә "ШАТ-Көшкәтбаш" төркеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250