Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Лагерь сагындыра

Лагерь сагындыра

Җәйге ямьле көннәрдә
Без өйдә тик ятмадык:
Көн саен иртә торып
Мәктәп юлын таптадык.

Бушка таптап йөрмәдек без -
Анда лагерь эшләде.
Абыйлар, апалар белән
Көн буе мәш килмәле.

Иртән физзарядка ясап,
Тәннәрне язып алгач,
Сәфәр чыгып китә идек
Бер кат уйнап арыгач.

Яңгул тауларына мендек
Иң матур җирләренә.
Чишмә суын авыз иттек,
Булмадык кайда гына...

Сабан туенда катнаштык:
Матур чыгыш күрсәттек.
Гел эшсез дә утырмадык:
Һәйкәл янын чистарттык.

Төрле уеннар уйнадык,
Ярышларда катнаштык.
Ял иткән араларда
Тәмле итеп ашадык.

Сизелмичә үтеп китте,
Тиз бетеп китте рәхәт.
Лагерь оештыручыларга
Барыгызга зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X