Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ленура апа Сафинаның олуг юбилее иҗат кичәсен хәтерләтте

Ленура апа Сафинаның 80 яшьлек юбилее уңаеннан район үзәк китапханәсендә 4 март көнне аның белән бик матур эчтәлекле, гаять тә тормышчан очрашу кичәсе оештырылды. Әлеге чарага Ленура ханымның иң якыннары һәм хөрмәт иткән кешеләр җыелган иде.

Ленура Сафина - мәгариф ветераны, районыбыз тарихы белән бәйле китаплар авторы буларак кына түгел, ә халыкчан чын олы йөрәкле шәхес, иҗади, эзләнүчән остаз буларак та ачылды. Аның тормыш биографиясендәге истәлекле вакыйгаларны, данлы хезмәт юлын барлап бетергесез... Аны тәбрикләргә килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитетыннан Фиалка Закирова, район хатын-кызлар советы җитәкчесе Фирая Хәкимҗанова, китапханә мөдире Резеда Зарипова, район ветераннар советы әгъзасы Рамазан Фәрзиев, якташ шагыйрьләребез Гарифҗан Мөхәммәтшин, Фәридә Шакирова, Мәгъмүрә Хөрмәтуллина, җырчы чордашлары Җәмилә Сибгатуллина, Нәҗип Әминов һәм озак еллар Балтач урта мәктәбендә эшләгән хезмәттәше Мөбин Давыдов кебек мәртәбәле кунаклардан ихлас тәбрикләү сүзләре яңгырады. Укучыларының котлавы, мөгаен, гомерен балалар укытуга биргән мөгаллим өчен иң олысы булгандыр!..

Ленура апа Сафина әле хәзерге көндә дә тынгысыз тормышыннан ямь һәм тәм табып яши. Яңа китап чыгарырга әзерләнеп йөри, ул да булмый бәйләүчеләр түгәрәгенә килеп, тәҗрибә уртаклашырга да вакыт таба, кул эшләре белән дә шөгыльләнә, түбәтәй-калфаклар да чигә, ә язлар җитсә, кара көзгә кадәр бакчасында «казына» ул. Күзләр генә тимәсен дә, исәнлек-саулыктан аермасын, бәрәкәтле имин, тормыш насыйп булсын аңа», дип хәбәр итә бәйрәм тамашасыннан канәгать калган бистә халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250