Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Әлепле артистлары”н тамашачы алкышларга күмгән

Күптән түгел Шеңшеңәр мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы авылдашларыбыз көче белән Аманулланың "Әлепле артистлары" дип исемләнгән комедиясе куелды.

Спектакльдә драма түгәрәге әгъзалары Фирдия Сәлихҗанова, Нурулла Дәүләтшин, Гөлназ Һадиева, Гөлнара Габдуллина, Ирек Нәҗипов, Хәлил Гарифҗанов, Гөлнара Нәҗипова, Нургаян Нигъмәтуллин, Тәлгать Нәҗметдинов һәркайсы үз рольләрен бик булдырып, җиренә җиткерп, оста итеп башкара белделәр. Тамашачы бик яратып кабул итте, артистларыбызга ихлас рәхмәтләрен көчле алкышлары аша белдерде. Спектакль районыбызда татар театрының 110 еллыгы уңаеннан оештырылган конкурска әзерләнде. Артистларыбыз чыгышы жюри тарафыннан уңай бәяләнде, дип хәбәр итә Нурулла Дәүләтшин.
Нурулла Дәүләтшин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250