Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Майкамал апа Нургалиевага 80 яшь тулды

Борнак авылында гомер кичерүче Майкамал апа Нургалиевага 80 яшь тулды. Алар ире Нәбиулла абый белән матур яшәп, 8 бала тәрбияләп үстергән олы йөрәкле кешеләр.

Башкаларга карата ярдәмчел, киң күңелле, игелекле. Кызганыч, Нәбиулла абый вафат инде. Майкамал апа балаларының, оныкларының җан җылысын тоеп яши. Бу шигырем аңа багышлана.


Әйтергә генә ансат -
80 яшь килеп җиткән.
Яшь гомерләр сизелмичә
Су кебек агып киткән.
Бер карасаң, бик күп кебек,
Бер карасаң бер мизгел.
Күпме шатлык, кайгы сыйган,
Бер көне дә буш түгел!
Сигез баланың һәркайсы
Йөрәктә урын алган.
Тормыш йөге, мәшәкате
Маңгайга сырлар салган.
Кайгылар да күп күрелгән,
Шатлыгы да җитәрлек.
Балалар дип яшәлгән,
Уйласаң ис китәрлек.
Бизмәннәрдә үлчәп булса,
Чыдатыр иде микән.
Ана йөрәге түзә шул!
Уфтанмый, сабыр итә.
Нәбиулла абый белән
Матур тормыш кордыгыз.
Үрнәк гаилә, колхозда да
Гел алдынгы булдыгыз.
Һәрвакыт ачык чырайлы,
Кешеләргә ягымлы,
Матур итеп яшәдегез,
Саклап туган нигезне.
Таралыштылар балалар -
Һәркемнең үз тормышы.
Нәбиулла абый вафат
Нурулла да юк инде.
Йөрәкләрдә тирән яра
Югалту ачысыннан;
Тик шулай да уфтанмагыз,
Янәшәдә оныклар бар.
Балаларда,оныкларда
Сезнең тормыш дәвам итә.
Игелекле кызлар-уллар,
Бу байлыкка нәрсә җитә?!
Ак яулыклы, пакь күңелле,
Игелекле әби булып,
Яшәгез әле тагын да -
Бүген шундый теләк телик.


Ленина Шәфигуллина,
Яңгул авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250