Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Өмәдә.

Кичә Балтачта өмә булып узды...

Бергәләшеп иртәдән
Чыктык бүген өмәгә.
Тырма, себерке алдык,
Җәймә дә онытмадык.
Китте менә эш кайнап,
Тотындык тырмаларга.
Охшап калдык барыбыз
Тырыш кырмыскаларга.
Тырмаладык, җыйнадык,
Һич тартынып тормадык.
Бирелгән һәр транспортны
Бер минут буш тотмадык.
Бигрәк күңелле икән,
Бергәләшеп эшләргә.
Чип-чиста булып калды
Безнең арттан җирләр дә.
"Кырмыска" гына димә:
Ил төкерсә күл була.
Бөтен эш тә эшләнә,
Тик бердәм булсак кына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250