Кадерлебез Мәсхүт Һидият улы Зиннәтуллинның якты истәлегенә багышлана
Синең изге рухка дога булып,
Яңгырады бүген азан тавышы.
Бар туганнар бергә җыелдылар,
Йөзләрендә сине сагыну сагышы.
Күз яшьләрен күрсәтмәскә теләп,
Гомер юлдашың да башын игән...
Бала хәсрәтеннән яманы юк,
Бетереште Әнкәң...
Кызларыңның ятимлек ачысы
Әрнү булып, йөзләренә иңгән.
Һәр почмагы син яшәгән өйнең
Саклап тора кебек йөрәк җылың.
Синең сурәт... Синең якты йөзең...
Ишетелә хәтта сулыш, тының...
Тын инештәй аккан гомереңнең
Бер чатында сагалаган үлем.
Бәхилләшми калдык... Шул үкенеч
Бәгырьләрне телә телем-телем...
Син яраткан бакчаң читендәге
Алмагачның корыган ботагы.
Ятим калган йөри торган басмаң,
Син таптаган су буе сукмагы...
Хушлашмыйча киттең... Гомер буе
Көтсеннәрме дидең, мине сагынып?
Кайтмассың шул мәңге, карасак та
Киткән юлларыңа зарыгып...
Күрми калдың дөнья рәхәтләрен,
Оныкларың - синең дәвамыңны.
Алар тавышында ишетәбез кебек
Синең безгә әйтер сәламеңне.
Йөрәк сызлый, җаннар телгәләнә
Синсез калган салкын бушлыкта.
Сагынабыз сине... Күнеп булмый
Дөньяларда синең юклыкка.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев