Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәңге дәртле җыр син!

25нче апрель көнне Казаннан кайткан бертөркем шагыйрьләр, Тукай иҗатын сөючеләр татар халкының бөек улы туган көнен билгеләп үтте.

Быел бөек Тукайның тууына - 127, вафатына 100 ел. Габдулла Тукайга багышланган чаралар быел да Балтачта башланып китте. Нәни Апушның балачак эзләрен саклаган Сосна Пүчинкәсе зиратында Бибимәмдүдә абыстай рухына Коръән укылды, каберенә чәчәкләр куелды, вәгазь тыңланды.
Чараның икенче өлеше Балтач мәдәният үзәгендә үтте. Фойеда Тукай иҗатына багышланган һәм ел дәвамында районның мәгариф идарәсе, спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге, үзәк китапханә оештырган күптөрле иҗади бәйгеләрдә җиңү яулаган укучыларның эшләре урын алган иде. Алар исә сәхнә түренә күтәрелеп, район җитәкчелеге кулыннан бүләкләр алдылар. Менә алар: Тукай туган көненә багышланган кул эшләре, рәсем конкурсы җиңүчеләре Кариле балалар бакчасы коллективы, Соснадан Минһаҗевлар, Нөнәгәр мәктәбеннән Дилә Гарипова, Урта Көшкәт мәктәбе укучысы Мария Ермакова, «Г.Тукай әсәрләрендәге яраткан геройлар» театр конкурсында 1нче урын алган Карадуган авылы балалар бакчасы, шигырь укучылар конкурсында җиңгән Зилә Нәбиева (Смәел), Камилә Закирова (Карадуган), Алинә Әсәдуллина.
Сәхнә түрендә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан җитәкчелегендә башкала әдипләре белән райондаш шагыйрьләребез урын алгач, зал шигъри моңга күмелде. Чарада мәктәп-бакча балалары башкаруындагы шигырьләр, җырлар тамашачылар күңеленә хуш килде. Мәдрәсәдә белем алган чагы, беренче кыерсытулар, тәүге гаделсезлекләр, гомумән, кечкенә Апушны тасвирлаган мизгелләр чарада катнашучыларны Тукайның балачагына алып кайтты. Зур осталык белән башкарылган һәр чыгышта халык шагыйренә булган тирән хөрмәт хисе чагылыш тапты.
Рәсемдә: Тукай иҗатын сөючеләр Бибимәмдүдә абыстай кабере янында.


«ТУКАЙ ӘСӘРЛӘРЕН БАШКАРУГА ИҖАДИ ЯКЫН КИЛҮ» НОМИНАЦИЯ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ:
- Азат Йосыпов, Норма мәктәбе;
- Инсаф Зарипов, Салавыч мәктәбе;
- Миләүшә Шиһапова, Түнтәр мәктәбе.

«ТУКАЙ ШИГЫРЬЛӘРЕН ИҢ ЯХШЫ СӘХНӘЛӘШТЕРҮ» НОМИНАЦИЯЛӘРЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ:
- Алинә Сибгәтуллина, Көшкәтбаш мәктәбе;
- Диана Бәйрәмова, гимназия;
- Ләйсән Шәрипова, Смәел мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250