Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Милли бәйрәмнәр сезоны ачыла (КАЙЧАН, КАЙДА)

Татарстанда милли бәйрәмнәр сезоны ачыла. Гомер-гомергә Идел, Урал буйларында яшәгән, җир эшкәрткән халыклар эштән бушаган арада табигать кочагында күмәкләшеп ял да итә белгән. Бу традицияләргә татар, керәшен, рус, мари, мордва, чуаш, удмурт халыклары бүген дә тугры кала.

Көтелгән вакыйгалар календаренә күз ташлаганда, Идел буе борынгы Болгар дәүләте рәсми рәвештә ислам динен кабул итү хөрмәтенә ел саен Татарстанда зурлап уздырыла торган "Болгар җыены"н да онытырга ярамый. Быел 21 майга билгеләнгән "Болгар җыены"нда тарихи шәһәрчекнең территориясендә Болгар ислам академиясе бинасына тантаналы төстә беренче нигез ташын салу көтелә.
Ә 21 июльдә башкалада бөтен дөньяга танылган Казан Изге Ана иконасы чиркәве нигезенә тәүге истәлек ташы салыначак. Мөселманнар һәм христианнар өчен әһәмиятле әлеге ике объект Татарстан Президенты Указы белән сафка бастырылачак.
Сабан туе
Татарстанда гомер итүче халыкларның буыннан-буынга тапшырылып килә торган мәдәни байлыкларын сакларга ярдәм иткән милли бәйрәмнәрнең күбесенә республика статусы бирелгән.
Әле кайчан гына һәр шәһәрдә, авылда диярлек язны каршылап, Нәүрүз һәм Масленица бәйрәмнәре гөрләгән иде. Хәзер исә татар милли бәйрәме - Сабан туйларына да чират җитте. Быел Татарстанда Сабан туен беренче булып 28 майда Казан шәһәре үткәрәчәк. 4 һәм 5 июньдә Татарстанның башка шәһәр, район һәм авылларында Сабан туйлары узачак. Татарлар яшәгән илләрдә Сабан туйлары бер-бер артлы җәй буена дәвам итәчәк. Быел Бөтенроссия авыл Сабан туен 4 июньдә Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка авылы, Федераль Сабан туе - 16-17 июльдә Түбән Новгород шәһәре кабул итәчәк.
Каравон
"Каравон" рус фольклор фестивале быел 29 майда, гадәттәгечә, Лаеш районының Никольское авылында оештырылачак. Моннан берничә гасыр элек җирле халык Николай Чудотворец хөрмәтенә әйлән-бәйлән белән үткәргән бу бәйрәм соңгы елларда яңадан торгызылып, рус фольклор фестивале буларак уза. Анда күрше төбәкләрдән дә рус фольклор коллективлары катнаша, авылда халык һөнәрчелеге ярминкә рәтләре корыла.
Гырон быдтон
Татарстаннан бөтен удмуртларны җыючы "Гырон быдтон" - язгы чәчү тәмамлангач, мул уңыш сорап дога кылу бәйрәме. Ул болыннар чәчәктә утырган иң матур вакытта туры килә. Ышанулар буенча, удмуртларның "Вось" Алласы 1 июньнән 12 июльгә - Питрау көненә кадәр болын-кырларга чыга, шуңа күрә бу көннәрдә чәчәкләр өзәргә ярамый. Ел саен "Гырон быдтон" бәйрәмендә Әгерҗе, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Баулы районнарыннан, Чаллы, Казан шәһәрләреннән һәм күрше Удмуртия Республикасыннан фолькор ансамбльләр һәм халык җырларын башкаручылар катнаша. Бәйрәм кунакларын учакта пешкән ботка һәм көмешкә - удмурт сырасы белән сыйлыйлар. Быел удмурт бәйрәме 11 июньдә Кукмара районында үтәчәк.
Семык
Мари халкы мәдәнияте бәйрәме - "Семык" 18 июньдә Әгерҗе районының Кулегаш авылында узачак. Мари халкының җәйге бәйрәмнәр календарен ачкан бу көндә вафат булганнарны искә алалар, аларга хуҗалык эшләрендә уңышларга ирешү өчен фатиха сорыйлар. "Семык" Пасхадан җиде атнадан соң үткәрелә. Элек марилар аның бөтен йолаларын җиренә җиткереп башкарган: вафат булган кешеләрне каршы ала, мунча кертә, туганнар җыелышып аларны искә алып, һәркайсы исеменә шәм кабыза, милли ризыклар белән сыйлап озата торган булганнар. Бүген "Семык" - фольклор бәйрәм. Милли киемнәрдән киенгән хуҗалар кунакларны милли ризыклар белән сыйлый, мари җырларын җырлый.
Уяв
Чуашларның "Уяв" бәйрәме быел Нурлат шәһәрендә 25 июньгә билгеләнгән. Ул да Сабан туе кебек язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан оештырыла. Анда каен агачы тирәли әйлән-бәйлән әйләнәләр. Борынгы вакытта бәйрәмгә урманнан яшь каен агачны кисеп алып кайтып, аны болын уртасына утыртып, сәламәтлек, мул уңыш һәм тынычлык тели-тели догалар кылып, тасмалар белән бизәгәннәр.
Учук
25 июньдә Әлмәт районы Иске Сүркә авылында Кама аръягы чуашларының "Учук" фестиваленә, гадәттәгечә, Татарстанның Алабуга, Бөгелмә, Лениногорск, Зәй, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләреннән, Чуашстанның Чабаксар, Самара өлкәсенең Шанталы районыннан фольклор коллективлар җыелыр дип көтелә. "Учук" программасы ике өлештән тора - мул уңышка өмет итеп "Яңгыр боткасы"ннан авыз итү һәм аланлыкта чуаш халык иҗаты фестивален тамаша кылу. Бәйрәм ботка пешерү белән башланып китә: авыл апалары ул ботканы болында учакта берничә төрле ярма һәм бәрәңге кушып, сөт һәм май салып пешерә.
Балтай
Татарстанда яшәүче эрзя мордва халкы ел саен Лениногорск районы Мордва Карамалысы авылында "Балтай" бәйрәмен яратып үткәрә. Бәйрәмнең төп герое - аю. Риваятьләр буенча, бу якларда кешеләргә урман нигъмәтләре өчен урман хуҗасы аю белән көч сынашырга туры килгән. Кеше ерткыч җанварны җиңгән, шул уңайдан бәйрәм итә башлаганнар. Шуңа күрә бәйрәм көнне авылдагы мәһабәт ир-егетне аю итеп киендерәләр - өрәнге агачының ямь-яшел яфраклы ботакларына төрәләр дә, аны ияртеп авыл буенча һәр йорткә кереп, хуҗаларга имин тормыш теләп йөриләр. Бәйрәм аюны чишендерү йоласы белән тәмамлана, аю киемендәге агач ботакларны алып һәркем үзен һәм башкаларны бәхет, уңышлар тели-тели чабындыра. Быел "Балтай" бәйрәме 26 июньдә була.
Валда шинясь
25 июньдә Тәтеш районының Килдеш авылында мукшы мордвалар "Валдя шинясь" Республика мордва мәдәнияте фестиваленә чакыра. "Валда шинясь" - "түгәрәк кояш" дигәнне аңлата, ул, гадәттә, җәйге кояш торгынлыгы көннәрендә үткәрелә. Бәйрәм кунакларын милли ризыклар белән сыйлау, сәхнәдә халык җырларыннан һәм биюләреннән концерт кую традициягә әверелде. Фестивальгә Алексеевск, Бөгелмә, Кама Тамагы, Чирмешән, Лениногорск, Әлмәт, Тетеш районнарыннан, Казан шәһәреннән фольклор коллективлар, Мордовия, Ульяновск, Самара, Оренбург өлкәләреннән дә кунаклар җыела.
Ивана Купала
Гасырлардан килгән "Ивана Купала" бәйрәме 2 июльдә Чаллыда булачак. Ул Чаллының Мәләкәс елгасы буенча яшәгән славян халыклары - руслар, украиннар, белоруслар тарафыннан билгеләп үтелә. Бу көнне кызлар такыя үрү осталыгында ярыша, аны суга агыза: такыя кайда таба йөзүенә карап, кәләшкә кияүне шул яктан көтәргә кирәк дип юрала. Иван Купала көнендә теләкләр теләп агачка бәйләр өчен бөтен кунакларга төсле тасмалар таратыла.
Питрау
Керәшеннәрнең милли бәйрәменә әверелгән Питрау 12 июльгә туры килүче правлослав бәйрәм - изге Петр һәм Павел көннәрендә уздырыла. "Питрау"ны Мамадыш районының Җөри авылында быел 16 июльдә билгеләп үтәчәкләр. Шулай ук анда чираттагы "Керәшен чибәре" бәйгесе дә оештырылачак.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250