Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Минзәлә Татар дәүләт драма театры Балтач районына гастрольләргә килде

Сабир Өметбаев имесмендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры Балтач районына гастрольләргә килде.

Гастрольләр вакытында минзәләлеләр районыбыз халкын Гаяз Исхакыйның «Сөннәтче бабай» һәм Рәлиф Кинзябаевның "Тилмереп дога көткәннәр..." драмалары белән сөендерәчәкләр.
Гастрольләр графигы түбәндәгечә:
Көне
Вакыты
Пьеса
Урыны
23 сентябрь
11.00; 13.00
"Сөннәтче бабай"
Балтач мәдәният үзәге
23 сентябрь
19.00
"Тилмереп дога көткәннәр..."
Пыжмара авылы мәдәният йорты
24 сентябрь
19.00
"Тилмереп дога көткәннәр..."
Нөнәгәр авылы мәдәният йорты
25 сентябрь
19.00
"Тилмереп дога көткәннәр..."
Чепья авылы мәдәният йорты
26 сентябрь
19.00
"Тилмереп дога көткәннәр..."
Балтач мәдәният үзәге
27 сентябрь
19.00
"Тилмереп дога көткәннәр..."
Алан авылы мәдәният йорты
Рәлиф Кинзябаев әсәре буенча куелган "Тилмереп дога көткәннәр..." драмасына аннотация.
Сугыш кырында аягын өздереп интегеп яткан 18 яшьлек егет Ильяс янына Газраил килә. Хәзер үк оҗмахка алып керәм, алдагы тормышың авыр һәм михнәтле, ди. Шулай яшь килеш Ильясның бер дә үләсе килми һәм Газраил аңа алда ни көтәсен күрсәтә.
Менә Ильяс туган авылына кайта, тик газиз әнисе дә аңа шатланмый - ярты ел элек үк улының үлгәнлеге хакында хәбәр алган һәм хәерләр биргән ул. Йөргән кызы Нурия аяксыз Ильястан шунда ук кача. Оятсыз һәм намуссыз, сугышка да бармаган Мәхмүт авылның рәисе булып эшли. Озак та үтми Ильясның әнисе дөнья куя, ә егетнең михнәт кичүләре әле дәвам итә.
Эчә, сүгенә дип даны чыккан Һәдия исемле кыз мәҗбүри Ильяска кияүгә чыга. Әйбәт кенә яшәп китеп бәби көткәндә Мәхмүт Һәдияне авыр эшкә җибәрә һәм аның авыры төшә. Гаделселеккә түзә алмыйча Мәмүткә каршы баш күтәргән өч дусның берсе сатлыкҗан булып чыга. Ильяс белән Тәлгатьне халык дошманы дип төрмәгә ябалар.
Иреккә чыккан Ильясны көтеп торучы юк - Һәдия эчеп үлгән. Сугыш ветераннарына хөрмәт, ихтирам белән карау түгел, яшьләрдән киресенчә, гаепләү сүзләре дә ишетә Ильяс. "Сезнең җиңү кирәк түгел иде" - диләр.
Юк, мондый тормышта яшисе килми егетнең, ул Газраилдән җанын алуын сорый...
Фото: http://tat.tatar-inform.ru/news/2013/04/12/84575/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250