Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

МУЛЛАНУР БӘЕТЕ

Бу бәетне вакытсыз, фаҗигале төстә вафат булган дустым Мулланур Хәлиуллинның якты истәлегенә багышлыйм.

Бигрәк озын тоелды шул
Ни өчендер яз ае.
Соңгы көнем булган икән
2014нең 31нче мае.

Соңгы иртәм булган икән
Язның соңгы иртәсе.
Иртәдә торылды бераз
Бар бит эшкә китәсе.

Гел эшкә дип чаптым инде
Ерак аралар үтеп.
Эштән генә сезнең янга
Булмады кайтып җитеп.

54 яшь кенә иде
Салкын гүргә кергәндә.
Ничекләр түзден, Фәниям
"Мулланур юк"-дигәндә.

Дөньялыкта яшәгәндә
Төрле чак була инде.
Фәниям, бәхиллә мине
Авырдыр, чыда инде.

Тату гына яши идек
Борчу кертмәдек өйгә.
Инде минем киемнәрне
Элеп куйдыңмы чөйгә.

Безнең матур шул тормышка
Соклана иде һәркем.
Фәниям минем рухыма
Дога кылыгыз һәркөн.

Тормышыгыз тукталмасын
Мин булмаганга карап.
Фәниям, нәни оныкларны
Минем өчен дә ярат.

Кайнешем Хавил белән
Урыннар йөрдек үлчәп.
Сезнең йорт белән янәшә
Йорт салу иде исәп.

Кешеләрен хөрмәт иттем
Хатын-кыз, ир-атын да.
Соңгы йортым булган икән
Каракүл зиратында.

Бәйрәмнәрдә сезнең өстәл
Торсын түгәрәк булып.
Шул табыннарга кайтырмын
Мин дә күбәләк булып.

Кызым Энҗе, улым Марат
Сүзем кире какмагыз.
Мин инде саклый алмамын
Әнкәгезне саклагыз.

Чардуганга кошлар куныр...
Үзе китәр, кумагыз.
Аларның моңлы сайравын
Мин сөйли дип уйлагыз.

Каберемә чәчәк куйгач
Сез китәрсез юанып.
Минем кабер иң матур дип
Мин ятармын куанып.

Матур күзаллап яшәдем
Мин дә бит киләчәкне.
Каберемә утырттыгыз
Мин яраткан чәчәкне.

Каберемне чәчәкләргә
Шулай күмәрсез инде.
Шул гөлләргә су сипкәндә
Ничек түзәрсез инде?

Ул чәчкәләр еракларга
Нур сибеп, балкып яна.
Фәниям, мине сагынганда
Марат улыма кара.

Бакыйлыкка кайчан күчә
Моны беркемдә белми.
Вакытсыз салкын гүрләргә
Кереп ятасы килми.

"Бисмилла"- дип каберемне
Кабат-кабат урагыз.
Рухыма азык булыр
Сезнең кылган догагыз.

Туган якның басуларын
Ник кабат урамадым.
Вакытсыз караңгы гүргә
Керәм дип уйламадым.

Туганнарым, сезнең белән бергә
Яшәү иде күңелле.
Ходай миңа шулай язган инде
Сез булыгыз озын гомерле.


Тәбрис Фәхретдинов


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250