Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мунча көннәре дә авышты...чөнки әбиләр дискотекага йөри (фото)

Биктәш авылы клубы озак еллар авыл халкына хезмәт күрсәтә. Ничәмә-ничә хезмәткәрен алыштырса да, бирешми, ябылырга җирлек калдырмыйча, үзенә җыр-моң сөючеләрне җәлеп итүен дәвам итә.

Хәзерге вакытта биредә Гөлира Нуреева эшли. Үзе мөдирлек итә, үзе җыештыра. Нуреевлар гаиләсе Биктәшкә 2003 елда кайтып төпләнгән иде. Шуннан бирле авылдашларының үз кешеләре булып, йорт-җир җиткезеп, балалар үстереп яшәп ятмышлары. Иптәше "Мелиорация" оешмасында эшли. Гөлира клубта әле бер генә ел эшли, шуңа да карамастан, авыл халкын "мәдәният учагы"на тарта алган. Яңа ел бәйрәмнәрендә 80нче еллар дискотекасы оештырганнар, әбиләргә кадәр килеп шик биегән, шуннан бирле һәр атнаның якшәмбесе 30 яшьтән өлкәнрәкләр өчен дискотека киче монда. Мунча керүне дә бер көн артка чигереп, клубка йөриләр. Шунда ук оста куллар түгәрәгенә дә калалар. Биктәш апалары, әбиләре йон эрләү, бәйләү буенча гаять тә уңган, шуңа да Гөлираның роза чәчәкләре бәйләүгә осталыгын күреп, безне дә өйрәт әле, диләр. "Әнә шулай, үзеннән-үзе түгәрәк оешты да куйды", ди Гөлира үзе. Ак чешкиларга да күзем төште, бию түгәрәге дә бар икән монда. Үзенә күрә стендлар да ясап куйганнар.
Анда Питрау бәйрәменнән күренешләр, төрле мәдәни чаралардан фотосурәтләр урнаштырылган. Янәшәдәге мәктәп белән бергәләп сугышта катнашкан ветераннарны, яу кырында һәлак булганнарны барлаганнар. Кызганыч, бүгенге көндә авылда Бөек Ватан сугышының бер генә ветераны да исән түгел. Хатирәләре клубтагы альбом битләрендә генә калган. Питрау милли бәйрәменә, чиркәүгә нигез салган биктәшлеләр әби-бабаларының батырлыгын мәңгеләштереп, һәйкәл дә торгызыр әле.

Кичләрен клубта спектакльгә хәзерлек бара, районда игълан ителгән сәнгать бәйгесендә катнашырга җыеналар. Мирхәйдәр Фәйзинең "Яшьләр алдатмый" дигән спектакленә тукталып калганнар, Гөлира аларга спектакль сайлауны үз ирекләренә куйган. Дөрес эшли, актерларның үзләре башкарасы рольләр бит. Күңелләренә хуш килгәнен сайларга хаклары бар. Аннан көне җиткәч, Алан, Салавыч Сәрдегәне артислары белән Биктәш клубы сәхнәсендә ярты сәгатьлек спектакльләрне сәхнәләштерәчәкләр икән.

Мәдәният мәдәният белән, клубның төзеклеге дә бик мөһим бит әле. Акча юнәтеп, тәрәзәләрне алыштыра алганнар, ишекләрне дә алыштырасы иде, ди клуб мөдире. Тик, Финанслаучы гына юк . Кайчакларда өйдән ташып та эшләргә туры килә шул андый чакларда.

Таш стеналарына чабата биюенең тыпырдавы, керәшен җырларының моңы сеңеп калган авыл клубы тагын бер һәвәскәрне искә төшерә. Оста гармунчы, үзе дә көйләр иҗат итүче, тик гомере генә яшьләй өзелгән Руслан Егоров ул. Күзләре күрмәү сәбәпле, дөм сукыр булса да , гаять тә талантлы егет иде.Ул исән чакта сәхнәдә олысы -кечесе дә җырлады, килгән тамашачы аның җырларын елый-елый тыңлады, Руслан белән якыннан танышу нияте белән авылга танылган язуы, тл белгече Фоат Галимуллинга кадәр кайтты, халык белән орашулар уздырды. Боларның барысына да клуб стеналары шаһит, шуңа күрә ул таш диварларга Русланга багышланган стенд коеп куйсаң да урынлы булыр иде. Район халкын инде менә берничә ел үзенә дәшкән күңелле, традицион бәйрәмгә хәзерлек тә биредә башлана. Наил Табанаков, Мөнир Рахмай кебек артистлар биредә даими кунак, "Рәвешләр" юмор тетры артисы Айдар Галиаскаров авыл кияве. Әле менә күптән түгел зурлап Качмануны үткәрделәр, бәкеләр тишеп, боздан тәре кисеп утыртып, су коенырга теләүчеләргә мөмкинлекләр тудырдылар, көне буе бәкедән кеше өзелмәде, кичләрен-төннәрен коенучылар да булды, диләр.

Мәгарифе, мәдәнияте эшләп торган авыл киләчәксез була алмый, бу ике тармакны бетерергә юл куярга ярамый, алга омтылгансың икән, гел алга, үсешкә барырга кирәк, бернигә дә карамастан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250