Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Наз»да күңелле, гел концерт карыйлар

Чепьядагы "Наз" тернәкләндерү үзәгенә мәктәп коллективларының, мәдәният йорты хезмәткәрләренең килеп концерт куюлары инде традициягә әверелде. Бу көннәрдә Кенә гомумбелем бирү мәктәбе укучылары килеп концерт куйды.

Өлкәннәр укучыларның рус, татар биюләрен оста башкаруларына сокланды, Әлфинә Сабированың "Әнием йөрәге" дигән шигырен тыңлап, күзләре яшьләнде, 4 нче сйныфта укучы Гөлия Ганиева белән Сөмбел Ибраһимова башкаруындагы җырлар күңелләрен күтәрде. Концертны әзерләп алып килүгә мәктәпнең директор урынбасары Римма Низамиева белән Арча педагогия көллиятеннән Алмаз Закиров белән Рәдис Фәйзрахмановның хезмәте кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250