Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Нәфис сүз осталары

13нче март көнне Балтач авылара үзәк китапханәсе, бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 126 ел тулу уңаеннан, нәфис сүз осталарының район бәйгесен уздырды.

Бәйгенең шарты буенча чыгыш ясаучылар Г.Тукай иҗатыннан һәм ирекле темага берәр шигырь башкардылар. Әсәрләрне ике дәүләт телендә дә сөйләргә мөмкин иде. Бәйгедә барлыгы 31 кеше катнашты. Чыгыш ясаучыларның иң яшенә - 3, ә иң өлкәненә 57 яшь иде. Әлеге исемнәргә Г.Тукайның «Су анасы»н, «Шүрәле»сен һәм Р.Миңнуллинның «Әни кирәк!» шигырен яттан сөйләп тамашачыны һәм жюри әгъзаларын таң калдырган Яңгул авылы «егете» Искәндәр Минһаҗев белән Шода авылы китапханәчесе Флера Хәбибуллина лаек булды. Шулай ук бәйгенең нигезләмәсе таләпләреннән тыш катнашкан 5 яшьлек Нәфисә Исхакова (Карадуган) һәм Алия Зыятдиноваларның (Көек) чыгышларын да халык яратып кабул итте. Ә шигырьләрне зур осталык һәм сәнгатьлелек белән башкарганнар арасында призлы урыннарда 6-14 яшьлекләрдән беренчедә Диана Бәйрәмова (Балтач гимназиясе), икенчедә Ләлә Кәримова (Түнтәр) һәм Гүзәл Закирова (Куныр), өченчедә Илвина Иванова (Чепья) һәм Резеда Гарипова (Әтнә) танылды. 14-24 яшьлекләр арасында беренче урында Булат Һадиев (Арбор, рәсемдә), икенчедә - Наталья Жукова (Чепья), өчтә - Зөһрә Шәйхетдинова (Сосна). 24 яшьтән югары булган категория вәкилләре арасында беренче урынны Гөлшат Гарипова (Салавыч мәктәбе укытучысы), икенче урынны Флера Хәбибуллина (Шода китапханәчесе), өченчене Гөлфия Җәләлова (Норма мәктәбе укытучысы) алуга иреште. Нәфис сүз осталарына беренче урын өчен 350 сум, икенче урын өчен 300 сум, өченче урын өчен 200 сум акчалата бүләк каралган. Алар Г.Тукайның туган көненә багышланган тантаналы чарада бүләкләнеп узачаклар.
Бәйгедә рус һәм удмурт милләтеннән булган балаларның саф татар телендә чыгыш ясаулары тамашачы мәхәббәтен яулады. Әлеге бәйгене оештыручылар районыбыз җирлегендә яшәүче төрле буын вәкилләренең актив катнашуын максат итеп алсалар, икенче яктан яшь буында туган җиргә, ана теленә, матур әдәбиятка карата мәхәббәт тәрбияләүгә ирешәләр.
Ә бәйге хакында тәнкыйть күзлегеннән чыгып фикер йөрткәндә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсе килә: кайбер башкаручыларга лирик әсәрләрне образга кереп башкару осталыгы җитеп бетми, бик сүлпәнлек яки, киресенчә, ашыгып сөйләү кимчелеге дә очрый. Үз авылы китапханәсе данын яклап килгән катнашучы өчен нәфис сүз остасы дигән исемне лаеклы күтәрергә кирәктер, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250