Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әнием тора көлеп

Назилә Гаязова Норма урта мәктәбенең 3нче сыыйныф укучысы

Минем әниемне беләсезме?
Исеме аның Лилия.
Урамнардан узган чакта
Гөлләр дә аңа баш ия.
Бәхет-шатлыкка төренеп,
Шаулап, үтә һәр көнем.
Чөнки һәрчак янәшәмдә
Әнием тора көлеп.
Җылы биреп һәммәбезгә,
Өйгә якты нур өреп.
Нинди рәхәт! Янәшәмдә
Әнием торгач көлеп.
Теләгем бар, кайгыларсыз
Үтсә иде һәр көнем.
Сөенеп гел янәшәмдә,
Әнием, тор син көлеп!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250