Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Норма мәдәният йортында "Биле ныкның – иле нык" дигән кичә үтте

23нче февраль көнне Норма мәдәният йортында "Биле ныкның - иле нык" дип исемләнгән кичә булып үтте.

Программада Әфганда хезмәт иткән егетләргә медальләр тапшыру, алар белән "Армия сафында хезмәттә" исемле викторина үткәрелде, бәйрәм концерты тәкъдим ителде. яраланып, бер аяксыз кайтып та, инде безнең арабыздан вакытсыз киткән җирлегебезнең бердәнбер Кызыл Йолдыз ордены иясе, Пүскән авылы егете Илгиз Хәйруллинны олылап искә алдык. Аның апасы Гөлфинур Корбангалиеваның энесенә багышлап язган шигыре һәм моңлы җыры тамашачыларның күңелләрен кузгатты.
Әфганчы Пүскән авылы егете Рифкать Хафизовның чыгышы да алар өчен кызыклы булды. Район хәрби комиссариаты хезмәткәре Фәрит Галимов тантаналы чара уңаеннан ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләде.
Кичәдән соң әфганчы егетләр белән авыл китапханәсендә "Бөек Җиңүнең 70 еллыгына" оештырылган күргәзмә янында әңгәмә, фикер алышу булып узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250