Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Норма мәктәбе укучыларын мәхәббәт турындагы хикәя битараф калдырмады

17 февраль көнне Норма авыл китапханәсендә яшүсмерләр катнашында "Урлап кушылган язмыш" дип исемләнгән әңгәмә булып үтте.

Әлеге чара Физәлия Дәүләтгәрәеваның "Урлап кушылан язмыш" исемле хикәясенә нигезләнеп оештырылды. Норма урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары чакырулы иде. Бу хикәя белән танышканнан соң укучылар арасында фикер алушулар башланып китте. Чөнки әсәр геройлары - Тәслимә белән Мансурның мәхәббәт тарихыннан тасвирланган гыйбрәт һәм үрнәк алырлык вакыйгалар хикәядә шактый иде. Әдәби әсәргә һәм реаль тормыштагы язмышларга карата төрле фикерләр яңгырады.
Укучы кызлар үзләре дә яшьлек дигән серле, матур чорга яңа гына аяк басучы, дөньяда мәхәббәт дигән олы хис барлыгына төшенеп килүчеләр генә. "Гашыйк булу нәрсә ул?", "Дөньяда мәхәббәт бармы ул?", "Язмышка язылган дигәнне ничек аңлыйсыз", "Бәхет нәрсә ул?" кебек берсеннән-берсе үзенчәлеклерәк сорауларга һәркайсы үз фикерен белдерде. Укучыларга тормышның сынауларына бирешмәскә, замана шаукымына иярмәскә, нинди генә очракта да намуслы һәм чиста күңелле булып калырга кирәклеге хакында әйтелде. Әңгәмә барышында яңгыраган фикерләр, иптәшләренең теләкләре аларны битараф калдырмаячак дип ышанабыз, дип хәбәр итә Норма авылы кипапханәсе мөдире Лилия Шәйхетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250