Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Норма мәктәбе укучыларының мәдәни көндәлекләренә сәяхәт.

26нчы февраль көнне Норма авыл китапханәсендә 1нче сыйныф укучылары белән "Мәдәниятле булып үс, укучым!" исемле очрашу булып үтте.

Анда барлыгы 34 укучы катнашты. Укучылар белән мәдәни көндәлекләргә күзәтү, "Иң актив бала", "Иң мәдәниятле әти-әни", "Иң күп китап укучы"лар билгеләнде һәм иң күп экскурсиягә йөргән балалар кечкенә генә бүләкләр дә тапшырылды.
Китапханәгә килгән һәр бала укырга китаплар алып, яңа китаплар белән танышып, фикер алыштылар. Өй эше итеп, аларга республика күләмендә үтә торган "Сөйкемле Шүрәле", "Сугышны син ничек күзаллыйсың" рәсем бәйгеләренә катнашырга мөмкинлеге хакында игълан ителде. Шулай ук бабалары Бөек Ватан сугышы ветераны булган ике укучыга, алар турында хикәяләр язып килү йөкләмәсе бирелде.
Лилия Шәйхетдинова
Норма авылы китапханәсе мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250