Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Нормабашым

Буасында алтын балык, Уйный суда чумып-чумып. Балыкчылар үзе күргән, Тоткан чакта төнлә кунып. Тоттырмаган алтын балык, Җимен өзеп киткән төпкә. Тилмертә, ди балыкчыны, Көн дә саен кереп төшкә. Су анасы тарак эзли, Беткән туңып кара төндә. Кая гына куйдым диеп, Кайгыра, ди елап көн дә. Укымышлы мәчесе юк, Чылбырлап нык...

Буасында алтын балык,
Уйный суда чумып-чумып.
Балыкчылар үзе күргән,
Тоткан чакта төнлә кунып.

Тоттырмаган алтын балык,
Җимен өзеп киткән төпкә.
Тилмертә, ди балыкчыны,
Көн дә саен кереп төшкә.

Су анасы тарак эзли,
Беткән туңып кара төндә.
Кая гына куйдым диеп,
Кайгыра, ди елап көн дә.

Укымышлы мәчесе юк,
Чылбырлап нык бәйләп куйган.
Качкандыр булып та бәлки,
Гел бәйдә торып ул туйган.

Пушкин бабай әкиятенә
Киткәндер ул бездән күчеп.
Кышкы салкыннардан куркып,
Тунудан ул мескен өшеп.

Тукай, Пушкин Нормабашны
Гүя язган тотып күздә.
Чыршы, нарат исе аңкый,
Һавасы да татлы, үзгә.

Кәккүкләр гомер юрады

Кәккүкләр гомер юрады,
Санамадым елларын.
Озын булсын гомерләр дип,
Тик эчтән мин юрадым.

Күп көзләр озатып калдым,
Тыңлап торналар җырын.
Күп язларны каршы алдым,
Күзләп киек каз юлын.

Торна җырын тыңлап күңел
Батты сагышка сары.
Кабат кайтыгыз, кошлар, дип,
Теләдем теләк тагы.

Язларны көттем ашкынып,
Язларда калмак булып.
Язларда калган яшьлеккә
Сагынып кайтмак булып.

Көзләрне озатып калып,
Язларны каршы алып.
Үтте дә китте гомерләр,
Җанны сагышка салып.

Аткан таңнарга сокланып,
Гомер йомгагын сүттем.
Ел да язын кәккүк җырын
Ымсынып тагын көттем.


Флера Габдуллина


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250