Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Нормада хөрмәтле кунакларны Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген” дигән җыры белән каршыладылар (+фоторепортаж)

Норма урта мәктәбенең актлар залына 5, 6, 7, 8 сыйныф укучылары бер җыелган иде инде.

Шагыйрьләребез-язучыларыбыз соңрак килә, дигәч, авыз-борыннарын турсайтып янә бер дәрескә йөгерделәр. Балаларның очрашуга ашкынып торулары күңелгә хуш килде. Апа, кемнәр килә, автографлар алырга ярыймы, дип директор урынбасары Гөлшат апалары Шалаеваны аптыратып бетерә яздылар.
Нәкъ тә, кыңгырау чылтырап, дәрес бетүгә көткән кунаклар килеп тә җитте. Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, "Казан утлары" журналының бүлек мөдире Гөлзада Бәйрәмова, әдәбият галиме, райондашыбыз, Бөрбаш авылы кызы Ләйлә Минһаҗева, шагыйрә, Державин исемендәге премия иясе Алена Кәримова, райондашыбыз, мәгариф ветераны, бик күп мәгънәле китаплар авторы Мәгъсүм ага Мөхәммәтҗанов аз гына вакыт эчендә дә балалар аудиториясенең кадерле кешеләренә әверелде.
Гөлнур Бәйрәмова «Казан утлары» журналында балалар бүлеге барлыгын да янәдән искә төшереп, журналның электрон варианты белән язышып торырга чакырды, «Үз дөньяңны күрсәт төзеп, Сүзең булса, әйт өздереп" дип, үзе иҗат иткән шигырен дә тәкъдим итте. Алена Кәримова «Идел» яшьләр журналының директор урынбасары, татар әдипләренең шигырьләрен русчага тәрҗемә итә, шул рәвешчә татар язучыларының исемнәрен башка милләтләргә дә таныту өстендә эшли, балалар әдәбияты антологиясен төзүе дә төрле халык әсәрләрен, аларның авторларын туплаудан гыйбарәт. Мөхәммәт Мирзаның русчага тәрҗемә иткән шигырен дә укып күрсәтте.
"Кайсы гына районга барсам да тел - әдәбият мәсьәләренең ничек куелышы, укытучыларның эшчәнлеге хакында кызыксынмыйча калмыйм, - дип сүз алды Ләйлә Минһаҗева.- Ә Балтачым белән мин һәрчак горурланам, чөнки ул яктан биредә бар да наять. Тукаебыз туган телне сакларга кушкан, бу юлда да армый-талмый эшләргә язсын".
Мәгъсүм Мөхәммәтҗановны укучылар үзгә бер шатлану белән кабул итттеләр, үзе дә бирегә сөенеп килгән - кулында мәктәпкә тапшырырга дигән, әлеге җирлектә урнашкан МТС тарихын чагылдырган китап, каршында үзе укыткан укучысы - мәктәп директоры Габделфәрт Газыймов утыра.
Мәктәп директоры да әдәбият белән сәнгатьнең һич кенә дә балалардан читтә йөрмәвен белдерде, без укыганда да истәлек дәфтәрләре бар иде, анда шигырьләр языла иде, дип искә алды.
Матур гына башланган бәйрәм матур гына узып та китте. Балалар да шигырьләр сөйләде. Ахырдан һәркем аягурә татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җырын башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250