Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Пыжмара укытучылары шодалыларны таң калдырды

Шода авыл клубында Пыжмара укытучылары концерт куйды.

Районыбыз мәдәният йортлары арасында бер-берсенә концерт тамаша, җыр бәйрәм кичләре белән "кунакка" бару матур гадәткә әйләнде.
Безнең Шода авылы клубында да инде ничәнче ел рәттән Пыжмара үзешчәннәре үзләренең җырга, моңга, шигъриятькә, юморга бай чыгышлары белән барыбызны да таң калдыралар.
Күптән түгел Пыжмара мәктәбе укытучылары искиткеч матур концерт тәкъдим итте. Сокландык, бик сәләтлеләр икән. Баянга кушылып җырланган халкыбызның борынгы җырларын тыңлап күзләребез яшькә чыланса, шаян мәзәкләрен тамаша кылып, рәхәтләнеп көлдек, шаян һәм күмәк биюләр башкарылганда күңелебез белән үзебез дә аларга кушылып биедек. Һәр чыгыш алкышларга күмелде. Шодалылар концерттан бик канәгать калды.
Резеда Низамова
Шода авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250