Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район мәдәнияте һәрвакыт күз уңында

Мәдәният өлкәсе - матди кыйммәтләр белән бәяләнми, ул күңел кушуы, талант, матурлык һәм зәвык сферасы. Ул - театр, музей, китапханә, клуб, сәнгать мәктәпләре хезмәткәрләре бәйрәме генә түгел, ә барлык мәдәни чараларда, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, китапханә, музейларга йөрергә яратучылар, гомумән, шәхес буларак мәдәни кыйммәтләрне үсештә кабул иткән һәркемнең бәйрәме.

Район мәдәнияте һәрвакыт күз уңында. Бернинди чара да мәдәният хезмәткәрләреннән башка гына үтми. Шул ук вакытта алар белән беррәттән һәвәскәрләр дә бер казанда "кайный". Ул тынгысыз хезмәт һәм күпкырлы иҗади эзләнүләр аша тормышка ашырыла. Авыл халкы өчен кышкы чор бакча һәм кыр эшләреннән беразга гына арынып, ял итеп алу чоры булса да, күңеле белән мәдәният һәм сәнгатькә якын булган үзешчәннәр өчен бу вакыт "урак өсте"н хәтерләтә. Бер-бер артлы тезелеп киткән бәйрәмнәргә район мәдәният бүлеге тарафыннан билгеләнгән бихисап бәйге-конкурслар, смотр концертлары да өстәлә. Ел әйләнәсе авыл клубларыннан һәм мәдәният йорларыннан халык өзелми. Шуңа да мәдәният учакларының чиста, төзек һәм тәртиптә булуы таләп ителә. Соңгы елларда Президент программасы кысаларында авылларда күпфункцияле мәдәни-ял үзәкләре төзелеп халыкка тапшырылып килә. Мәдәният учреждениеләренә ремонт ясала, музыкаль инструментлар, җиһазлар, сәхнә киемнәре сатып алына, күптөрле мәдәни чаралар үткәрелә. Мәдәният өлкәсенә караган һәр тармак та заман белән бергә атлап бара. Алдагы елларның мәдәният, әдәбият, ә агымдагысының кино елы дип аталуы да дәүләт һәм муниципаль хакимият тарафыннан булган игътибарны бермә-бер арттыра. Мәдәни чаралар шулай ук район мәгариф, яшьләр эше һәм спорт бүлекләре җитәкчелегедә дә даими рәвештә үткәрелеп бара.

- Район башлыгы Карары нигезендә 9 марттан 18 авыл җирлеге арасында "И, туган як кичләре" дип исемләнгән смотр-концертлары башланып китте. Бу бәйге авыллардагы үзешчән сәнгать осталарын таныту, җирлекнең гореф-гадәт йолаларын күрсәтү белән беррәттән яңа талантлар ачу максатыннан да оештырыла. Бөрбаш, Карадуган, Норма, Сосна авыл җирлекләре үзләренең концерт прораммаларын тамашачыга күрсәтеп, жюри хөкеменә тәкъдим итәргә өлгерделәр дә инде. Иң соңгы нәтиҗәләр 18 апрельдә ясалып, җиңүчеләрне барлаганнан соң зурлап, Гала-концерт оештыру планлаштырыла. Хәзерге вакыта шулай ук Татар театрының 110 еллыгы уңаеннан, авыл мәдәният учаклары һәм учреждениеләр арасында "Театр яктылыкка, нурга илтә" дип исемләнгән бәйге дә бара. 3-7 апрель көннәрендә уңышлы спектакльләр район сәхнәсендә тагын бер кат уйналып, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак. Әлеге чаралар белән беррәттән республика һәр Рәсәйкүләм чараларда катнашудан да читтә калмаска тырышабыз. Раннур Әүхәдиев җитәкчелегендәге район Халык театры коллективы Наил Гәетбаев әсәре буенча кулган "Кызлар килде авылга" музыкаль комедиясе белән Халык театрларының "Идел-Йорт"- 2016 төбәкара фестиваль-конкурсында катнашачак. Әлеге спектакль 19 март көнне район сәхнәсендә тәүге тапкыр тамашачыга тәкъдим ителде. Алга таба авылларга чыгып та куелачак, - дип белдерде Балтач үзәкләштерелгән авыл клублары челтәре директоры Илдар Насыйбуллин.

Балалар сәнгать мәктәбе үсеп килүче яшь буынның сәләтләрен үстерү буенча нәтиҗәле эшчәнлек алып баралар. Район һәм республикакүләм бәйгеләрдә җиңүләре белән сөендерәләр. Район сәнгать мәктәбенә йөрүче талантлы 170ләп бала 23-24 март көннәрендә Кукмара районында «Созвездие-Йолдызлык» зона бәйгесендә катнаштылар. "Җырлы-моңлы балачак" телевизион фестиваленә әзерлекләр бара. Район мәгариф учреждениеләре әзерлеге белән "Күркәм нәсел" бәйгесе дәвам итә. Әлеге чаралар да районыбыз мәдәнияте үсешенә алыштыргысыз өлеш кертә.
Авыл китапханәләре челтәрендә исә ел дәвамында татар әдипләре Габдулла Тукайның - 130, Муса Җәлилнең - 110, Гадел Кутуйның - 80, Мирхәйдәр Фәйзинең - 125 еллыклары билгеләп үтелә. Әлеге күркәм даталар уңаеннан иҗади бәйгеләр һәм конкурслар үткәрелә. "Тукай дөньясы"на сәяхәт, "Сөйкемле шүрәле" кебек бәйгеләрдә, акцияләрдә китап сөюче укучылар актив катнаша. Шулай ук "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында үткәрелүче чараларның күпчелеге дә нәкъ менә китапханәләр белән бәйле.

Музейлар эшчәнлегенә килгәндә, Карадуганда урнашкан Себер тракты һәм Муса Җәлил музее шагыйрьнең юбилее уңаеннан күп төрле чаралар, М.Җәлил премиясе лауреаты булган шәхесләр белән очрашулар, әдәби кичәләр үткәрелә. Чепьядагы "Халыклар дуслыгы" музееннан да халык өзелми. Чиктәш республикалардан, күрше-тирә районнардан килүчеләр дә шакый. Шода авылындагы Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге музейга да игътибар артачак. Ә агымдагы елның "Россиядә кино елы" дип аталуы район кино оешмасы коллективы өчен бик уңышлы килде. Әлеге коллектив республика күләмендә алдынгылар рәтендә бара. Кино сәнгатенең бүгенге бурычы - ул тамашачыны телевизор-компьютерлардан аерып алып, зур экраннан кино карарга өйрәтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250