Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Райондашларыбыз иҗаты

Җиләктә

Җәйне түземсезлек белән
Икәү көтеп алабыз.
Мәтрүшкәгә, җиләккә дә
Синең белән барабыз.
Шау чәчәкле болын буйлап
Бергә бару күңелле.
Әниең белән серләшү
Үзе бәхет түгелме?
Тау итәгенә җиткәнне
Сизмичә дә калганбыз.
Җиләкләре дә күренә
Тиз-тиз җыеп алабыз.
Әнә тегесе кып-кызыл,
Менә берсе ал гына.
Салып куям чиләгемә
Ярый миңа бары да.
Әни һәрвакыт чиләген
Миннән алда тутыра.
Гүя чиләккә җиләкләр
Үзе кереп утыра.
Бу юлы мин дә тиз җыйдым,
Сынатмаска тырыштым.
Билләремне турайтмыйча,
Әни белән ярыштым.
Тулган чиләкләрне куеп,
Ял итәргә утырдык.
Табигать гүзәллегенә
Сокланып карап тордык.
Уңда болын, сулда урман,
Әнә Шушма елгасы.
Балтач күренә еракта,
Мәчетнең манарасы.
Раббым сиңа таза-саулык,
Озын гомерләр бирсен.
Тагын бергә җиләкләргә
Барырга насыйп булсын.
Фото:http://photos-of-nature.ru/flora/klubnika.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250