Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Райондашыбыз Балтач кызы Гөлназ Галимуллина Рөстәм Рәшитовның «Айсылу» фильмында төп рольне башкара

«Мир» кинотеатрында Татарстанда төшерелгән фильмнар күрсәтелә башлый. Милли кино прокаты 5 мартта Рөстәм Рәшитовның «Айсылу» һәм Илдар Ягафаровның «Күктау» картиналарын тамашачыга тәкъдим итү белән ачыла.

«Күктау» - ятим калган ике кешенең авыр тормыш шартларында бер-берсенә ярдәм итүе турындагы дулкынландыргыч драма.
«Айсылу» фильмы - «көлбикә», әмма бу юлы «татар көлбикәсе» турында чираттагы дулкынландыргыч тарих. Фильмның төп герое - Айсылу исемле, гаҗәп матур тавышлы кыз. Аягы гарипләнгәнлектән, ул култык таяклары ярдәмендә генә йөри ала. Кыз әнисе белән авылда яши һәм аның киләчәге бер дә кызыксыз булыр кебек тоела. Әмма берчак кызга киләчәген яхшыга үзгәртү мөмкинлеге бирелә... Бу фильм 2005 елда Кинотаврда төп бүләккә лаек булды.
Фильм татар телендә төшерелгән. Рольләрне республиканың татар театрлары артистлары башкара. Айсылу ролен яшь артистка, Балтачыбызда туып үскән Гөлназ Галимуллина уйный. «Айсылу»да төп каһарман тарихының бары башлангычы гына күрсәтелүен билгеләп китәргә кирәк. «Татар көлбикәсе» маҗараларының дәвамын авторлар 2015 елда дәвам итәргә планлаштыралар.
Кыска метражлы бу фильмның премьерасы февраль аенда булган иде. Ул вакытта кино сәнгатен сөюче татарстанлылар арасында фильм зур ажиотаж тудырган, шуңа күрә фильмны бер үк көндә рәттән ике тапкыр күрсәтергә туры килгән.
Фото: http://vk.com/tatarkino?z=photo-34607878_352804414%2Fwall-34607878_257

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250