Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Райондашыбыз Эльвира Һади “Белла” премиясенә лаек булды

Татар шагыйрәсе Эльвира Һади рус-итальян "Белла" премиясенә лаек булды.

"Белла" премиясе ХХ гасырның танылган шагыйрәсе Белла Әхмәдуллина хөрмәтенә 2012 елда булдырылды. "Касание Казани" - әлеге әдәби бәйгедәге махсус номинация, анда Татарстан шагыйрьләре генә катнаша ала. Аннан кала, тагын 3 номинация бар - рус һәм итальян телләрендәге шигырьләр һәм заманча поэзия турындагы эссе өчен.
Эльвира Һади 1989 елда Балтач районында туган. КФУны тәмамлаган. "Ялкын" журналында редактор. Төрек теленнән тәрҗемәче, 2014 елда Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры аның тәрҗемәсендә төрек язучысы Орхан Памукның "Минем исемем Кызыл" әсәрен куйды. "Бүгенгедәй ихлас булалмам" шигырь китабының авторы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250