Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Райондашыбыз "Түгәрәк уен" VII Бөтенроссия татар фольклоры фестивале лауреаты

27 июльдән 30 июльгә кадәр Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы биләмәләрендә "Түгәрәк уен" VII Бөтенроссия татар фольклоры фестивале үтте.

Бу уникаль этномәдәни проект татар халык мәдәниятенең төрлелеген ачып бирде. Россиянең 17 төбәгеннән 37 фольклор коллективы катнашты. Катнашучылар палаткалар шәһәрчегендә яшәделәр.
Безнең районнан мәдәният бүлеге хезмәткәре Айсылу Әсәдуллина әлеге фестивальгә сайлап алу турлары аша узып, уңышлы чыгыш ясап, «Гөсләдә уйнау традицияләрен яңарту» номинациясендә I дәрәҗә лауреат исемнә лаек булып, планшет белән бүләкләнде.
Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 300дән артык катнашучы арасында райондашыбызның лауреат исеменә лаек булуы зур горурлык. Айсылу фестивальдә алган хис-кичерешләрен безнең белән дә уртаклашты. Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы биләмәләрендә алган тәсирләрен сүз белән генә аңлатып бетерлек түгел, анда һичшиксез үзеңә булырга кирәк, - ди ул.
Афәрин Айсылу, алга таба яңадан-яна уңышлар, районыбызны тагын зуррак мәйданнарда танытырсың дип ышанып калабыз.

Чыганак: http://mincult.tatarstan.ru/tat/pressa/foto.htm/photoreport/617618.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250