Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рәхәтләнеп, гөрләп яши чын татар авыллары

Артыңда бер ныклы тыл бар кебек, Кайтыр туган йортың булганда... Барлык хатирәләрне, тарихи ядкарьләрне үзенә сыйдырган туган авыл, туган йорт, туган нигез. Авылга кайту...

Ор авыл клубында уздырылган "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип исемләнгән концерт та нәкъ менә шул теманы яктырткан, бию белән баетылган авылга кайту күренеше белән башланып китте. Сәхнәдә чыгыш ясаучылар үзебезнең җирлектә яшәүче һәм кунакка кайткан үзешчәннәр.

Залда утыручының һәммәсе сәхнәдән күзен ала алмады. Ике сәгать барган концертны тын да алмыйча карады, дип әйтсәм дә, ялгыш булмас.

Матур җырлавы белән һәрберебезнең күңеленә хуш килгән Рөстәм Мөхәммәдиевның сәхнәгә алып баручы ролендә чыгуы яңалык булса, Ләйсән Шәрипова белән алар бер-берсен тулыландырып, һәркемне дулкынландырырлык сөйләүләре белән сокландырдылар. Смотр концерты диярсең...

Шагыйрь М.Әгъләмовның "Моңы барның йөрәгеннән һәрвакыт җылы чыгар" дигән шигырь юллары бар. Әйе, ул көнне үзешчәннәребез сәхнә белән тамашачы арасында җылылык дулкыны хасил итте.

Клуб мөдиренең чакыруына колак салып кайткан Эльвира Шакирова, кызы Айгөл белән Айдар Шакировларны халык хөрмәт белән алкышлады.

Өлкән җырчыбыз Нургаян Әшрәпов һәм Тәлгать Нәҗметдинов чыгышларын өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә тын да алмый тыңлады.

Моңлы, матур аһәңле тавышлары белән авылдашларын әсир иткән Гөлүсә Мөхәммәдиева, Руфия Фатыйхова, Минзилә Газизуллинаның җырларын тыңлап, авыл урамнарын әйләнеп килгән кебек булдык.

Балачак иленнән сәлам булып "Тамчылар " бию төркеме сәхнәгә чыкты. Ап-ак күлмәкле нәни кызлар һәм галстуклы малайлар вальс әйләнгәндә йөрәкләр сикереп куйды. Ул көнне сигез күмәк бию карадык без. Бию түгәрәкләренең яхшы эшләү нәтиҗәсе инде бу. "Салават күпере" төркеме биючеләре шомарганнан-шомара бара. Аларның сәхнәгә гашыйк икәнлекләре күренеп тора. Яшьлек дәрте ташып торган "Мизгел" бию төркеме кызлары инде 8 ел сәхнәдә. Сәхнәгә 6 кыз җырларга чыккач, "Оста биюче генә түгел, нәфис тавышлы җырчылар да икән бит болар!" дигән уй күңелдән йөгереп узды.

Яшь ханымнардан торган "Чишмә" бию төркеме украин һәм мари биюләрен башкарганда, "Эх, яннарында ир-егетләр дә булса" дигән теләк туды.

Гаҗәеп нечкәлек, әдәп-әхлакъ кагыйдәләрен үз эченә сыйдырган бу тематик концертта осталар башкаруында заманага кагылышлы юмор да үз урынын алды. Әйе, осталар дим, чөнки һәркем үз ролен югары дәрәҗәдә башкарды. Алисә Зарипова авыл турында шигырь сөйләгәндә талантларга бай бит авылым диясе генә калды. Бәлки,бу кыз киләчәген сәнгать белән бәйләр.
Талантлы үзешчәннәребез чыгышында мин туган ягымда алсуланып таң атуын, моңлы азан тавышын, аналарның бишек җырын, сабыйлар елмаюын, гашыйкларның серле карашын, тормышны дәвам итәргә өндәүче бетмәс-төкәнмәс көчне дә күрдем.

Шушы урында клуб хезмәткәрләре Гайнуллиннар гаиләсенә (чөнки алар гаиләләре белән сәхнәдә)" афәрин" дип әйтәм. Концерт беткәч тә, халыкның урыннан кузгалмыйча утыруы сезнең эшегезгә хөрмәт. Хөрмәтләрлек тә аларның тырышлыгын - алар ике ай эчендә дүрт зур чара уздырды. Ноябрьдә "Без килмәдек мени яшьнәргә?" дигән театральләштерелгән тамаша, декабрьдә "Киленнең дә була инде, була инде төрлесе" - киленнәр бәйгесе, Яңа ел бәйрәме һәм әлеге концерт.

"Туган җирдә, туган авылда мәңгелеккә тамыр җәйсен безнең дәвам" дип төгәлләде концертны алып баручылар.

Гөлсинә Вәлиева,
Ор авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250