Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рәсемнәрдә тарих үзе

Мин үзем матур рәсемнәр, төрле картиналар карарга яратам. Без кечкенә чакларда рәссамнар Харис Якупов, Лотфулла Фәттаховның татар халык әкиятләренә ясаган рәсемнәрен, Байназар Әльменовның «Шүрәле»сен гел яратып, ышанып кат-кат карый идем. Соңрак Казанга килгәч, Бакый Урманче ясаган сыннарга карап сокландым. Тора-бара миңа иске Казан турындагы тарихи картиналар ошый башлады.

Әйтерсең, моннан 500-1000 еллар элек татар халкында Леонардо да Винчи кебек бер мәшһүр рәссам яшәгән дә, шуның рәсемнәре безнең заманга кадәр килеп җиткән. Бу рәсемнәрдә тырыш, эшчән, моңлы татар халкы, борынгы Казан Кремле. Каяндыр Сөембикә-ханбикә дә килеп чыгар сыман. Берничә ел элек бу рәсемнәрнең авторы, танылган рәссам, скульптор, архитектор, дизайнер Фиринат Халиковның үзе белән танышу бәхетенә ирештем. Ул тыйнак, гади, азсүзле кеше булып чыкты. Әле җитмәсә үзе безнең Балтач ягы кешесе дә икән. Әти әйтмешли, «елдаш»лар, ягъни бер елны туган яшьтәгеләр дә булып чыктык.
Фиринат Габделхәй улы Халиков Донецк шәһәрендә туган. Әтисе Габделхәй Халиков Шода авылыныкы, әнисе Фирдәвес - Кунырдан, Фиринатка бер яшь тулганда Халиковлар гаиләсе Шодага кайтып урнаша. Әмма тормыш көйсезлекләре аларны кабат урыннан бәхет эзләп кузгалырга мәҗбүр итә - алар Киров өлкәсенең Лазаревка авылына килеп урнашалар. Фиринат 1972нче елда шушында сигез сыйныф тәмамлый һәм Мари АССРның Нартас авылындагы авыл хуҗалыгы техникумында укый, агроном белгечлеге ала. Кечкенәдән үк һәвәскәр рәссам булган әтисеннән рәсем сәнгатенә мәхәббәт алган Фири-нат техникумда укыганда Мәскәүнең Н.К. Крупская исемендәге читтән торып укый торган сәнгать университетына укырга керә, әмма анда ике ел гына укып өлгерә - аны армия сафларына алалар.
1979нчы елда армиядән кайту белән Киров шәһәрендәге сәнгать училищесына укырга керә, 1982нче елда училищены тәмамлый һәм Киров шәһәрендә рәсем, сызым дәресләре укыта. 1989нчы елда СССР Рәссамнар берлегенә кабул ителә, зона, союз, халыкара күргәзмәләрдә катнаша.
Ф.Халиков 1992-1996нчы елларда сәнгать академигы Х. Якупов җитәкчелегендәге иң югары квалификацияле рәссамнар хәзерләү мәктәбен (аспирантура) үтә. Шушы чорда татар халкы тарихы, Казан тарихы белән якыннан кызыксына, археолог А.Халиков, архитектура академигы С.Айдаров, архитектура докторы Н.Халитов белән таныша. Бу аның иҗатына яңа милли импульс бирә. Моңа кадәр пейзажлар, шәһәр күренешләре сурәтләү белән шөгыльләнгән рәссамда татар халкы, аерым алганда Казан шәһәре тарихын рәсемдә сурәтләү хыялы уяна. Рәссам еллар дәвамында шуңа багышланган тарихи документларны эзли, өйрәнә. Аның бүгенге иҗаты тулысынча шушы мәңгелек тарихи темага багышланган. Шул ук вакытта Кол Шәриф мәчетенең эчке бизәлеше, Казан метросының «Тукай» һәм «Кремль» станцияләренең бизәлеше эскизларын да эшләгән. Ул Казан шәһәренең туграсын иҗат итүдә катнашкан, Ф.Халиков Казан тарихына багышланган алты серияле телефильмны куючы рәссам. Бу документаль нәфис фильмда ул үзе дә татар бәге ролен башкара. Ул Алабуга шәһәренең 1000 еллыгына багышлап куелган «Хаҗ Ибраһим» скульптурасы авторларының берсе. Хәзерге вакытта ул Мәскәү собор мәчетенең баш рәссамы булып та тора. Россия сынлы-сәнгать академиясе әгъза-корреспонденты, ТР Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Фиринат Халиковны 55 яшьлек юбилее белән Россия сынлы сәнгать академиясе президенты, Социалистик Хезмәт Герое, СССРның һәм РФнең Халык рәссамы Зураб Церетели РФ сынлы сәнгать академиясенең медале һәм дипломы белән бүләкләде, иҗат уңышлары теләде. Ф.Халиковның рәсемнәре Россиянең 15 музеенда һәм шулай ук Америка, Франция, Италия, Финляндия, Төркия, Польша, Германия кебек илләрдә саклана.
- «Мин Балтачка Сабан туена кайтырга яратам. Төрле чараларга чакырырга да онытмыйлар, Лазаревкада әнием яши, аның хәлен белергә кайтып килергә кирәк. Кунырга, Шодага, Балтачка, Чепьяга да кереп чыгасым бар», - ди ул елмаеп. Фиринатның ерак Бакшанат дигән бабасы 113 ел яшәгән. Шуңа ошап озын гомерле булса, халкыбызга ул әле бик күп яхшылыклар кылыр, тарихыбызны күз алдына китереп бастырыр, Балтачыбызның данын тагын да күтәрер әле.
Рәсемдә: данлыклы якташыбыз, горурлыгыбыз Фиринат Халиков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250