Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Рәвешләр” театры Татарстандагы гастрольләрен Балтачтан башлаячак

"Рәвешләр" юмор театры артистларының "урак өсте" - мәш килеп "Әкият боламыгы" исемле яңа программа әзерләп яткан вакытлары. Башка еллардан аермалы буларак, егетләрнең үзләренә генә җигелеп эшләргә туры килә икән.

- Составта кызлар калмады бит әле - өйләрендә бала тәрбиялиләр, ерак юлларга чыгудан баш тарталар. Шулай да сынатмаска иде инде. Заманалар үзгәргән саен юморның да, тәнкыйтьнең дә көн кадагындагысын уйлап табарга кирәк. Безнең һәр көнебез бер маҗара кебек, әкиятне хәтерләтә. "Әкият боламыгы"ның асылында да тормыш вакыйгалары ята.
Бу программа белән иң элек сентябрьдән Бошкортостан якларына гастрольгә чыгып китәргә планлаштырабыз. Анда 6-7 шәһәрдә булып кайткач, иң беренче эш итеп, үзебездә - Балтач мәдәният йортында район халкы алдында имтихан тотарга исәп", дип киләчәккә планнары белән уртаклашты театрның артисты, якташыбыз, Норма авылы егете Фәрит Галиев.
Фото: https://vk.com/event89077142

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250