Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Рәвешләр» юмор театры

Республика шәһәрләре белән беррәттән Балтачыбызның да күп кенә авылларында булып, тамашачы күңелен яуларга өлгергән «Рәвешләр» юмор театрының төп составын якташ егетләребез алып торганга алар хакында язмый кала алмадым.

Театрның төп нигезен Балтач егетләре алып торгангамы, таныш йөзләрне күрү аеруча онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Нормадан Фәрит Галиев, Борнактан Айдар Галиәскаров, Чаптардан Раушан Ситдыйков - һәрберсе белеме буенча сәнгать кешесе. Фәрит - Норма мәктәбендә белем алганда ук параллель рәвештә Балтач балалар сәнгать мәктәбендә дә музыка серләренә төшенгән, Арча педучилищесыннан соң Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын да уңышлы тәмамлаган, чын профессионал булып өлгергән шәхес. Раушан да әлеге югары уку йортының режиссура бүлегендә укып, 2010-2012нче елларда районда халык театры режиссеры булып эшләде. Айдар Галиәскаров та Казан театр училищесын тәмамлап кайтып, Р.Ситдыйковка кадәр район халык театры режиссеры булып эшләгән талантлы егет иде. Театр труппасының дүртенче ир-егетенең дә тормыш җепләре Балтач якларына барып тоташа. Халык арасында Әбри Хәбриев исеме белән популярлашкан, юморист эстрада артисты дәрәҗәсенә күтәрелгән мәдәният һәм сәнгать университетының «Салават» җыр-театр факультеты студенты булган, пародияләр остасы, конферансье, «Татар» радиосы ди-джее Данияр Хәбриевның әнисе Венера ханым Куныр авылыннан. Шунлыктан Данияр кече яшьтән бирегә кунакка кайтып йөргән. Егет булып җитлеккәч тә үзенең насыйп ярын читтән эзләмәгән ул, авылның Гөлчәчәк исемле гүзәл кызы белән кавышып, Куныр кияве булып калды. Димәк, театрдагы егетләрнең барысы да балтачлылар дип горурланып әйтергә хакыбыз бар! Ә кызларга килгәндә, «Тегеләр» төркеме булып аерылып торучы Илһамия һәм Валентина Теләче һәм Питрәч якларыннан. Әлеге яшьләр иң беренче тапкыр Казанда 2009нчы елда «Барс медиа» үткәргән кастингта очрашалар. Анда юмор театры төзү өчен яшьләр арасында сайлап алу туры үткәрелә. Юморист булырга дәгъва кылган сүзгә тапкыр, сәләтле егет-кызлар арасыннан әлеге яшьләргә бәхет елмая. Нәтиҗәдә, көтелмәгән очраклылык - егетләрнең барысы да диярлек, Балтач районыннан булулары ачыклана. Шуннан соң «Барс медиа» компаниясе белән контракт төзелә. Театр төркеменә халык арасында танылу алу өчен җиң сызганып эшкә керешү бурычы йөкләнә. Шулай итеп, «Мунча ташы» театры артисты буларак таныш Шәмси Закир хәер-фатыйхасы белән «Рәвешләр» юмор театры оеша. «Ачык дәрес» исемле дисклары дөнья күрә. Хәтерләсәгез, бер-ике ел элек «Яңа гасыр» телевидениесендә «Елмай-шоу» тапшыруы бара иде. Аларның тәүге чыгышларын тамашачы зәңгәр экраннар аша әлеге тапшыруда күрде. Шул рәвешле, «Тилевидение» исеме белән дисклары да яздырылды. Ә аннан соң «Рәвешләр - I», «Мәтәште авылы хәлләре» сатуга чыкты, тиздән сәүдә нокталарында «Рәвешләр - II» дискысы да күренә башлаячак.
Артист халкы өчен сәхнәгә чыгып халыкны сәгатьләр буе авызыңа каратып тоту, тамашачының күңелен күреп, дөнья мәшәкатьләреннән арындырып тору җиңел хезмәт түгеллеген таныйсы килә. Моның өчен сәләт һәм осталык кирәк бит. Әлеге тырышлыклар нигезендә Фәрит Галиевның олы хезмәте ята. Ул сценарийлар авторы да, режиссер, композитор, баянчы да, үзе үк җырлар да язып башкара, миниатюралар да иҗат итә. Кыскасы, күпкырлы талант иясе. Ә тамаша кылган чыгышларга килгәндә, үз-үзеңнән, дөресрәге үзебезнең тормыштагы җитеш-сезлекләрдән көлә белү сәләте һәркемгә дә бирелми. Тамашачы көлдергеч, шул ук вакытта «чәнечкеле» күренешләр, тудырылган образлар аша үзен таный. Менә шунда да инде юмор һәм сатираның әһәмияте, гармониялелеге һәм сәхнәләштерелгән тамашаның тәэсир көче. Тамашачы арасыннан «кармакка эләккән» егет белән кызны «өйләнештереп» тә XXI гасырның кияү белән кәләшен күрсәтергә тырыша. Начар гадәтләрдән котылуны тасвирлау уңаеннан сәхнәләштерелгән юмореска өч ир-егетнең замана чирләреннән арынып, сәламәт яшәү рәвеше белән тормыш алып барырга теләвен күрсәтә. Раушан Ситдыйковның Салават, Айдар Галимов, Мөнир Рахмаев кебек танылган артистларга ясаган пародияләрен дә халык яратып кабул итә. Тамашачы тыйнак кына йөргән яшь егетнең осталыгына сокланып озак алкышлый. Гомумән алганда, тамаша күңелле мизгелләр бүләк итеп калдыра. Халык артистларга кушылып шаяра, җырлый, көлә. Артистларга барыр юллары сикәлтәсез, чыгышлары уңышлы, заллары тулы, тамашачылары күп булсын дияргә генә кала. Ә үзебезгә килгәндә, без якташларыбыз чыгышларына һәрвакыт шат. Артистлардан яңа тамашалар һәм кабат-кабат очрашулар көтеп калабыз. «Киләсе чыгышларда сәяси мәсьәләләрне яктырткан, наркоманиягә каршы көрәш проблемасын да күтәргән, балалар тормышы хакында да юморескалар әзерлибез...», дип ышандыра егетләр.


Рәсемдә: (сулдан уңга) Фәрит, Айдар, Илһамия, Валентина, Әбри, Раушан, уртада оператор Динар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250