Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сабантуйга ашкына күңел

Җәйнең таҗы - татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе. Сабантуй - гасырлардан-гасырларга күчеп килгән, үзенең рухи кыйммәтен югалтмаган, барча халыкны бер мәйданга туплый ала торган милли бәйрәм ул.

4 июнь көнне Сабантуй ял паркында районыбыз Сабантуе булачак. Елдагыча төрле кызыклы уеннар, спорт ярышлары, мәртәбәле көрәш бәйгесе , җырлар-биюләр... Бай, мавыктыргыч бәйрәм программасына быел да хилафлык китерергә җыенмый оештыручылар, чөнки ел да кабатлана торган уеннарны райондашларыбыз көтеп ала, катнашу хыялы белән яна, ныклап әзерләнә. Бәйрәм рухын авыл җирлекләреннән килгән бизәлгән атлар маршы белән ачылган тантаналы Сабантуебыз быел да күңелләребезне яңа эшләргә канатландырыр, ел буена җитәрлек якты тәэсирләр калдырыр. Алдынгылар мәйдан түрләрендә бүләкләнер, районның мактаулы гражданнарын якыннан күрерсез, яңа туган сабыйның, иң өлкән кешенең кем икәнлеген белерсез, яңа тормыш корган парларны да күрерсез. Балаларыбыз өчен дә уеннар җитәрлек булачак ."Президент белән бергә" акциясе кысаларында төшлектә җитәкчеләребезнең ГТО нормаларын тапшырганнарын да күзәтә аласыз.

Халыкны мәйданнан дәррәү кубарып алып киткән атлар чабышы быел да 13.00 сәгатьтә башлана. Теркәлү вакыты 10.00-11.30 сәгатьләрдә. Гарәп, полукровный һәи чиста токымлы атларның паспортлары, ветеринария белешмәләре (1 нче номерлы форма 1 яки 4нче номерлы белешмә) булу мәҗбүри. Авыл атлары, гарәп токымлылары, полукровныйлар - 2000, чиста токымлы чабышкылар 1500, тагын шундый ук чиста токымлылар - 2000 метрда ярышачак. Барлык җайдакларның да иминлек шлемнары, паспорт нөсхәләре, медицина белешмәләре булу кирәк. Әгәр җайдакка 14 яшь тулмаган икән, бу очракта әти-әнисенең язмача рөхсәт кәгазе һәм туу турындагы таныклыгы булу сорала. Бәйгегә мал табибында клиник карау узган атлар гына катнаша. Соңга калган һәм теркәлү узмаган атлар ярышка кертелми.Тагын шунысын да искәртә оештыручылар: җайдакларын югалткан, шулай ук башка атларга комачаулаучы атлар һәм чабыш юлыннан читкә чыгып чабучы атлар бәйгедән төшереп калдырыла.

Сабантуйларыбыз имин, шатлык-куаныч белән узсын, тыныч күңел белән рәхәтләнеп бәйрәм итәгә язсын.

Әлерәк кенә хәбәр иттеләр: Алан Сабантуе 5 июнь көнне 14.00 сәгатькә күчерелгән.

Сабантуй комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250