Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сабыр бул, ана!

(Алсу Рэхимҗанова һәм Сиринә Нигамәтуллиналарга багышлыйм)


Үз баласын ташлап киткәннәр -
Йә, әйтегез, чып-чын анамы?
Ә мин күрдем улы киткәнгә
Зар елаган мескен ананы.

«Улым!» - дип өзгәләнде ана,
Кочагына алды, дәшмәде.
Дәшәр иде, иренен өшетте
Битләреннән аккан яшьләре.

Улы - солдат, китте армиягә,
Изге бурычын үтәп кайтырга.
Улы китте, илдә ана калды,
Җаны белән батып кайгыга.

Кузгалганда поезд урыныннан
Кузгалды күк ана йөрәге.
Ана сабыр булды, ана түзде,
Баласының җанын телмәде...

Бөек Ана! Көт син, кайтыр улың,
Сабырлыгың җуйма, түзем бул!
Ул кайткач, әйтерсең сөенеп:
«Ә бу солдат - минем улым ул!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250